Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Сатып алган күлмәкне кире кайтарырга ярыймы?

Сорау: шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсеннән күлмәк сатып алдым. Сатып алганнан соң авылга кайтып киттем. Өйгә кайткач, күлмәк фасонының миңа туры килмәве ачыкланды. Шәһәргә бары тик 3 атнадан соң гына килү мөмкинлеге туды. Чөнки мин шәһәрдән ерак яшим, шуңа күрә еш барып булмый. Сатучы минем гозеремне ахырынача тыңлап та тормастан, күлмәк өчен акчаны кире кайтармыйм дип төрле ямьсез сүзләр әйтеп, мине кибеттән үк куалый башлады. Аңлатыгызчы, сатучы товарны алыштырудан яки акчаны кире кайтарудан баш тарта аламы, шулай ук, сатучыны дорфалылыгы өчен җәзага тартырга мөмкинме?

Белгечтән җавап: бу очракта сатучының товарны алыштыру яки кире кайтару мәсьәләсе буенча баш тартуы хаклы. РФ Законының «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 25 маддәсе нигезендә, сатып алган көнне санамыйча, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны 14 көн эчендә алыштырырга хокуклы. Сезнең очракта 3 атна узган, ә бу, димәк, 20-21 көн дигән сүз. Әйе, сатучы сезнең хәлегезгә кереп әйберне алмаштыра ала. Ә менә сатучының сезнең белән үзен дорфа һәм тупас тотуына килгәндә, безнең законнарда мыскыл иткән өчен административ җаваплылык каралган ( РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.61 маддәсе). Сатучы эш бирүченең вәкиле буларак үзен дорфа тоткан икән, әлеге хокук бозу өчен җаваплылыкка аның эш бирүчесе тартылырга мөмкин. Әгәр дә әлеге бәхәсле хәл вакытында шаһитләр, яисә аудио яки видео язмалар бар икән, бу эш бермәбер җиңеләя. Эш бирүче (кибет директоры) адресына сезне мыскыл иткән кешене җаваплылыкка тартуны сорап шикаять язарга киңәш итәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев