Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Нотариуссыз язылган васыятьнамә дөрес буламы?

Әйе, әгәр дә сез яшәгән җирлектә нотариаль контора булмаса. Бу очракта васыятьнамәне җирле администрация вәкиле раслый ала.

Әгәр дә сез илебез чикләренең теге ягында яшәсәгез, бу мәсьәлә буенча Россия консуллыгына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш, әгәр дә сез хастаханәдә, картлар йортында һ.б. учреждениедә икән, кәгазьне баш табиб, медицина буенча аның урынбасары яки дежур табиб раслый ала. Ә хәрби хезмәттә вакытта – хәрби частьнең командиры. Соңгы ике очракта документка шаһитлар тарафыннан да кул куелуы мәҗбүри. Кәгазьдә ул үзенең исем, фамилиясен һәм әтисенең исемен, паспорт буенча тору урынын да күрсәтергә тиеш. Болай эшләмәгәндә васыятьнамә үз көчен югалта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев