Коллекторларны нинди оешма «йөгәнли» ала икән?
– Әйтегез әле зинһар, коллекторлар хезмәтенә дәгъва белдереп буламы? Була икән, аларны «йөгәнләргә» нинди оешмалар ярдәм итә ала?
– Коллекторлар эшчәнлеге турындагы закон – түләттерүчеләрнең бурычлылар белән мөгамәләсе кагыйдәләрен аныклый. Шәхси очрашулар һәм телефон аша аралашу тыелмый. Әмма чикләүләр бар. Мәсәлән, эш көннәрендә 22:00 – 9:00, ә ял көннәрендә 20:00 – 9:00 вакыт аралыгында шалтыратырга ярамый. Коллектор бурычлы белән атнага бер генә күрешә ала.
Бурычларны түләүне таләп итүчеләргә зар һәм дәгъваларны Суд приставларының федераль хезмәте, Россия Банкы, Роспотребнадзор, Һөнәри коллекторлар агентлыкларының милли ассоциациясе, полиция һәм прокуратура кабул итә.
Заемщик, бурыч барлыкка килүнең беренче көненнән үк, гариза биреп кредитор яки аның вәкиле белән үзенең адвокаты йә булмаса вәкиле аша гына аралаша ала. Бурычны түләмәгәнгә дүрт ай узганнан соң, заемщик коллекторлар белән аралашуны бөтенләй туктатырга мөмкин. Кредитор/коллектор белән бергәләшеп эшләүдән баш тартуыгыз турында, аларга нотариус аркылы яки заказлы хат белән хәбәр итәргә йә булмаса, хатны, алардан расписка алып, кулларына да тапшырырга була.
Суд приставларының федераль хезмәте сайтында андый гаризаларның махсус формаларын табырсыз. Шуны да белергә кирәк, рәсми рәвештә коллекторлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешмалар ФССП реестрында теркәлгән булырга тиеш. Әлеге реестрдан булмаган коллекторларга полиция яки прокуратурага шикаять язарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев