Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Хәзер ирем белән аерылышабыз. Ана капиталы ничек бүленә?

Әгәр дә сез рәсми язылышып яшәгәндә фатирны ана капиталын кулланып алгансыз икән, димәк ирегезгә һәм балаларга өлеш бирелгән. Аерылышканда балаларның өлеше бүленми. Ир белән хатын өлеше – уртак булдырылган милек. Һәрберсенең өлеше урталай бүленә. Әгәр дә ирегез белән рәсми язылышып яшәгәндә ана капиталын кулланып фатир алгансыз, ә өлеш ләргә бүлеп өлгермәгәнсез икән, аерылышканда ул барыбер бүленә. Ә инде аерылышканчы ана капиталын кулланмагансыз икән, ул тулысы белән сездә кала һәм аерылышканнан соң ирегез әлеге акча чараларына яки аңа аннары алынган милеккә өмет итә алмый.

– Медицина дәвалануына һәм сатып алынган даруларга салымны кире кайтарып буламы? 

– Дәваланган өчен закон компенсация алу мөмкинлеге бирә. РФ Салым кодексы нигезендә, дәвалану һәм дарулар өчен түләүләрдән салымны кайтару хокукыгыз бар. Әгәр дә рәсми рәвештә эшлисез икән, керем салымы түлисез дигән сүз. Димәк, хезмәт хакыгыздан басып калынган салым акчасын кайтару өчен гариза белән җитәкчегез исеменә яки турыдан-туры салым оешмасына мөрәҗәгать итә аласыз. Сумма календарь елда дәвалануга киткән чыгымнар буенча хисаплана, әмма ул бюджетка күчерелгән суммадан (хезмәт хакының 13%) артып китә алмый.
Дәвалану өчен социаль салым түләвенең максималь күләме елга 120 000 сум тәшкил итә. Шулай да бик кыйммәт торучы дәвалау төрләре исемлеге искәрмә булып тора һәм аның буенча әлеге түләүне чикләнмәгән күләмдә алырга мөмкин. Сезгә күрсәтелгән медицина хезмәтләренең һәм препаратларының әлеге исемлеккә керәме-юкмы икәнен дәваланган медицина учреждениесе биргән «Салым органнарына тапшыру өчен медицина хезмәтләренә түләү турында белешмә»дәге код буенча белергә була: «1» – дәвалау кыйммәтле түгел; «2» – кыйммәтле. Салым түләвен кайтарырга мөмкин булган медицина препаратлары исемлеге дә шул ук документта күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев