Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Гарантия буенча товар алмаштыру

– Вертикаль су җылыткыч сатып алдык, берничә елдан соң корпусның өске өлешеннән су ага башлады. Бакка 5 ел  гарантия бирелгән. Сервис үзәгенә мөрәҗәгать иткәч, безгә аннодны (сатып алучы хисабына алмаштырыла торган  материал) алмаштырмагач гарантия юкка чыга дип аңлаттылар. Әйтегез әле, бу дөресме? Ярдәм итүегезне сорыйбыз. Рәхмәт. Алинә.

– Гарантия һәм файдалану шартларын карарга кирәк, –  дип аңлата ТР алкоголь инспекциясе территориаль органының эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова. – Сатучыдан  сезнең аннодны алмаштыруга кагылган бурычыгызның нинди документта күрсәтелгәнлеген  ачыклагыз. Сатып алганда сезгә  андый документ бирелгәнме? Сез аның белән танышырга тиеш булганмы?
Әгәр дә болар кагыйдәләрдә булмаса, яисә сатып алганда сезне кисәтмәсәләр, сатучыга шикаять языгыз. Үтәлмәгән очракта судка мөрәҗәгать итегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев