Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Безне су баса. Күршеләр гаепле. Нишләргә?

– Күршеләребез аркасында безне су баса. Судтан башка тагын кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин? Ванна бүлмәсендә күгәрек һәм гөмбәчекләр үрчи. жКУ бернинди дә чарасын күрми, дымлылыкның сәбәбен эзләмиләр. Акт бирделәр. Без ирекле экспертиза ялладык һәм алар зыянны 36 мең сумлык исәпләде. Без ул сумманы суд аркылы кайтара алабызмы? 4 һәм 5 яшьлек балаларыбызның сәламәтлеге өчен борчылабыз.

– Экспертиза ярдәмендә зыян суммасын гына түгел, гаепле затны да билгеләргә була иде. Әгәр дә дымлылыкка күршеләрегез гаепле икән, язма дәгъва белән һәм экспертлар бәяләмәсе нигезендә зыянны каплауларын таләп итеп аларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ә инде гаеп идарә компаниясендә булса, таләпне аларга юлларга кирәк. Бу проб­леманы бары тик гаепле як зыянны үз теләге белән капларга риза булганда гына судсыз чишеп була. Алар сезнең белән килешми икән, судка мөрәҗәгать итү өчен дәгъва гаризасы әзерләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X