Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Беркем яшәмәгән фатирда су өчен түләтәләр. Бу дөресме?

– Приватизациядән соң фатир дүрт милекче арасында бүленде.

Хәзерге вакытта анда беркем дә теркәлмәгән дә һәм яшәми дә. Фатирда суга исәпләү җиһазы куелмаган. «Водоканал» барлык милекчеләргә дә хисап ясаган һәм штраф та «чәпегән». Фактта беркем дә су кулланмаган, ә түләргә мәҗбүр итәләр. Мин хәзер счетчиклар куйдырдым, ә бурычларны берүзем түли алмыйм. Калган милекчеләрнең (аерылышкан ирем һәм зур үскән балалар)түлиселәре килми. Бу очракта нишләп була?
Исәпләү приборлары булмаганда, су белән тәэмин иткән өчен хисап норматив һәм плюс арттыру коэффиценты буенча ясала. Күрсәтелгән адрес буенча яшәмәгәндә дә, әмма анда теркәлгән булсагыз, сезгә счет киләчәк. Калган милек хуҗаларын да бурычларын түләргә мәҗбүр итү өчен, алар да әлеге торакта теркәлгән булса гына, судка мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коммунальные платежи вода счетчик

2
X