Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Ашыгыч медицина ярдәме машинасы авыруны көтеп торырга тиешме?

– Әтиебез авырып киткәч, Норлат дәваханәсенә мөрәҗәгать иттек. Тиешле медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, алга таба дәваларга җиһазларыбыз юк, дип ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында Яшел Үзән дәваханәсенең кардиология бүлегенә алып киттеләр.

«Безнең сезне көтеп торырга вакытыбыз юк», дип «скорая» машинасы кайтып китте. Нәтиҗәдә, инфаркт булмаган әле, Норлатта дәваланыгыз дип, әтине кайтарып җибәрделәр. Юка киемнәрдән генә салкын көндә электричкада Норлат дәваханәсенә кайтып китәргә туры килде. Соравым шул: ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы Норлат зонасыннан алып килгән авыруны көтеп торырга тиешме? 
Газета укучыгыз. 

– Безнең Норлат зонасында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы бары берәү генә. Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә авыруларны алып килгәч тә, көтеп торырга мөмкинлек юк. Чөнки бу вакытта икенче авыру ашыгыч рәвештә медицина ярдәменә мохтаҗ булырга мөмкин, – дип җавап кайтарды Норлат участок дәваханәсе баш табибы урынбасары Әдилә Шәмсетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев