Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бер тамчы зирәклек

Бер ир гомере буе картлык көненә дип акча җыйган.

Тормыш итәргә әзен генә тотып, бөтен акчасын банкка салып барган һәм: «Тиеннәреңне дә күп туздырмасаң, картлык көнеңдә рәхәт яшәрсең», – дип тәкрарлаган. Хатынына бер чәчәк тә, балаларына берәр кисәк торт та алмаган. Хатыны шаяртып: «Мин сукыр тычкан белән яшим», – дип әйтә торган булган. Ә ул, аннары күрерсең әле байлыкны, дип мыгырданган.

Шулай итеп, олы яшькә җиткәннәр. Табигатьне алдап булмый, хатыны авырган да, бакыйлыкка күчкән. Ә ир, Аллаһка ялварып: «Нигә хәзер миңа болар барысы да?! Нәрсәгә миңа бу миллионнар?! Нәрсәмә дип мин ат кебек эшләдем?! Менә хәзер минем яшәү өчен бөтен нәрсәм бар, тик вакытым гына юк...» дип илергән.


Бүген һәм хәзер, ничек булдырасың, һәр көннән ямь табып, һәр көннән мөмкин булган кадәр алып яшәргә кирәк. Акча эшлим, байлык җыям дип, яшәп калырга онытмагыз. Бу дөньяда бөтен әйберне сатып алып булмый, мәсәлән, югалган вакытны...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев