Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Яңа өлкә операторы шөгыльләнә башлаганнан бирле, көнкүреш калдыкларын чыгару буенча аңлашылмаучылыклар артты

Татар Танаеннан Розалия ханым Гыйззәтуллина берничә сорау белән мөрәҗәгать итте һәм без аларга җавап бирергә тырышабыз.

1. Күршебезнең йорты янды. Үзе пропискада Мәскәүдә тора. Бу өй әбисеннән калган иде, рәсмиләштерелмәгән. Ул газ, электр һәм су белән тәэмин итү хезмәтләренә, биредә яшәүче юклыгын белгертте, түләү квитанцияләре килми. Ә менә чүпкә килә! Моның өчен аңа кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? Яшәргә Мәскәүгә китте. Нишләргә? Өе юк, ә чүпкә түләргә акча җыела. Аңа нинди документлар белән кая барырга?

Каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча төбәк операторы вәкиле, «Экосити 116» ҖЧҖ директоры Павел Астраханцев җавап бирә:
– Монда бернинди проблемалар да булырга тиеш түгел. Милек хуҗасы эшлисе беренче нәрсә – авыл җирлегенә барып, янгында өе яну турында белешмә алу. Белешмәдә, һичшиксез, янгын датасы күрсәтелгән булырга тиеш, чөнки нәкъ менә шушы көннән яңадан исәп-хисап ясалачак һәм квитанция башка җибәрелмәячәк. Аннары, генераль директор Богатов Сергей Александрович исеменә, фактта яшәгән урыныгызны күрсәтеп, ирекле формада хат язарга кирәк. Шулай ук, хатка милек турында таныклык, пас порт күчермәсен беркетегез. Барысын да operetor@rtro.ru электрон почтага яисә Казан шәһәре, Родина урамы, 8нче йорт адресы буенча җибәрергә мөмкин.

2. Хәзер күп кенә өйләрнең милек хуҗалары шәһәрдә яши, йортлар буш. Пропискада да монда түгел, шуңа чүп өчен дә, теркәлү урыннары буенча, шәһәрдә түлиләр. Ә көнкүреш калдыкларын чыгару хезмәтен күрсәтү конторасына Казанга шалтыраткач, хәзер милек хуҗалары да түләргә тиеш дип аңлаталар. Бер кеше ике җирдә түләргә тиешме? Әти-әниләреннән калган өйләрнең милек хуҗаларының кайсына килә, кайсына – юк. 5 елдан соң каяндыр исәп-хисап ясап, бер кеше яшәмәгән йортларга квитанция китереп тоттыралар.
– 89нчы Федераль закон нигезендә 2020 елның актуаль һәм гамәлдәге редакциясендә төгәл язылган: әгәр дә сезнең яшәү өчен яраклы йортыгыз яки берничә йортыгыз бар икән, аларның кайсында теркәлгән булуыгызга карамастан, каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен һәр берсендә иң кимендә 1 кеше өчен тү ләргә тиеш буласыз. Гади тел бе лән аңлатканда, законнарның һәм башкаручының республиканың һәр йортын тикшерергә физик мөм кин лекләре юк. Мәсәлән, теоретик яктан караганда, сезнең өегез бар һәм анда теркәлми генә кемнәрдер яшәргә дә мөмкин бит. Бер йортта берничә өлеш булган очраклар да бар. Менә бу вакытта инде милекнең һәр өлешенең хуҗасына үз квитанциясе киләчәк.

3. Авыллар бетеп бара, буш йортлар күбәя. Күбесен чит яктан килгән кешеләр Ана капиталына прописка өчен сатып ала, үзләре яшәми. Шунда теркәлгән булсалар да, чүп өчен түләү аларга килми. Бу сорауларга аңлатып җавап бирсәгез иде. Кемнәр ничек түләргә тиеш. Бер 5 елдан соң 5 мең сум түләргә квитанция китерсәләр бик авыр була бит. Акчалы кеше бар, акчасызлар да күп. Вакытында нигә барысын да аңлатмыйлар?

– Әйе, чыннан да андый гаиләләр күп. Гомумән, закон буенча, йортларның мондый яңа хуҗалары төбәк операторына operetor@rtro.ru почтасы аша, без алар белән килешү төзесен өчен, йорт сатып алдык, дип хәбәр итәргә тиеш. Кызганычка, андый намуслылар аз. Ләкин вакыт узу белән (бу елларга сузылырга мөмкин) һәм атна саен без мондый түләмәүчеләрне росреестр, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар – газ, су, ут аша ачык лыйбыз һәм аларга инде пенялар белән бик зур счетлар килә. Аларга бу сумманы барыбер түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев