Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Күренекле якташлар

Өзелгән юл

Исән булса, быелның 18 маенда шагыйрь һәм прозаик Фаил Шәфигуллинга 75 яшь тулыр иде. Татарның юмор остасы Татарстанның Яшел Үзән районы Карашәм авылында 1939 елны дөньяга килә. Урта мәктәпне, Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1970 елдан башлап, гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул журналистика өлкәсендә эшли. Җир җимертеп эшләп йөргәндә, 1982 елда...

Исән булса, быелның 18 маенда шагыйрь һәм прозаик Фаил Шәфигуллинга 75 яшь тулыр иде.
Татарның юмор остасы Татарстанның Яшел Үзән районы Карашәм авылында 1939 елны дөньяга килә. Урта мәктәпне, Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1970 елдан башлап, гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул журналистика өлкәсендә эшли. Җир җимертеп эшләп йөргәндә, 1982 елда ул безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды.
Күренекле язучының хезмәт эшчәнлеге «Казан утлары», «Чаян» журналлары белән тыгыз бәйле, тик ул яшь чагында Горький исемендәге заводта да эшләп алган, шәһәр үзәгендәге баракларның берсендә яшәгән. «Идел ягы» газетасы редакциясенә кергәләп йөргән. Соңрак, 90нчы еллар уртасында, Фаил Шәфигуллинның тууына 55 ел тулу уңаеннан, «Идел ягы» укучылары арасында юмористик хикәягә бәйге үткәрүебез хәтердә. Бәйгегә язучының туган авылы Карашәмдә авылдашлары белән бергә йомгак ясаган идек.
Еллар узса да, Фаил Шәфигуллинның юмор-сатирага бай әсәрләре үзенең актуальлеген югалтмый. Һәр әсәренә җиңелчә елмаю, шаянлык хас аның.
Бүген газета укучыларыбыз игътибарына тәкъ­дим иткән шигырь һәм хикәяләр газета-журналларда элегрәк елларда басылып чыккан иде. Язучының «Бер завод кешеләре» дип исемләнгән хикәясе Яшел Үзәндә заводта эшләгәндә язылган булган. Еллар узса да, хикәядәге образларның прототиплары үзләрен танымый калмас.
Язучының булачак юбилее уңаеннан газета укучыларыбызга бер үтенеч тә бар. Күренекле татар язучысы Фаил Шәфигуллинга багышланган истәлекләрегезне, язы­лып та бирелми калганнарын, яңа язылганнарын, ул язган хатларның, һич югы, күчермәсен редакциябезгә юлласагыз иде. Алар якташыбыз истәлегенә чыгарылачак китапка кертеләчәк.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев