Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Күренекле якташлар

Милләтен көрәшеп данлый

Яшел Үзән егете Булат Саттаров 18 яшькә кадәрге спортчылар арасында татар-башкорт көрәше буенча Россия чемпионатыннан чемпион булып кайтты. Яшел Үзәнне спортчылар шәһәре, дип әйтергә яратабыз. Чынлап та, алар арасында олимпиадага кадәр барып җитүчеләр дә, ил күләмендәге ярышларда җиңеп кайтучылар да шактый. Менә көрәшче егетебез Булат Саттаров быел Россия чемпионы да...

Яшел Үзән егете Булат Саттаров 18 яшькә кадәрге спортчылар арасында татар-башкорт көрәше буенча Россия чемпионатыннан чемпион булып кайтты.

Яшел Үзәнне спортчылар шәһәре, дип әйтергә яратабыз. Чынлап та, алар арасында олимпиадага кадәр барып җитүчеләр дә, ил күләмендәге ярышларда җиңеп кайтучылар да шактый. Менә көрәшче егетебез Булат Саттаров быел Россия чемпионы да булгач горурланырлыгыбыз бар, дип нәтиҗә ясыйк. Әмма җиңел генә бер селтәнүдә ярыш герое булу мөмкин түгел. Аның өчен башта «сират күперен» узарга кирәк. Ә Булат андый күперләрне хәзер уңышлы чыга. Шундый җиңүләр белән барса, якын киләчәктә аны Универсиада да күрүебез бар.
Булат Саттаров Яшел Үзән егете, Казан дәүләт энергетика университеты студенты. Татар-башкорт милли көрәше буенча күп төрле ярышлар призеры, милли көрәш буенча 18 яшькә кадәрге спортчылар арасында Россия чемпионы, спорт мастерлыгына кандидат.
Бу батыр, тәвәккәл, үзсүзле һәм тырыш егетнең ничек спортка килеп эләгүе, нинди җиңү-җиңелү баскычлары аша узуын аның тренерыннан да күбрәк белүче юк. «Аның кебек хезмәт сөючән, кыю һәм спортка чын күңелдән бирелгән егетләр сирәк була, - ди Рамил Садыйков. - Без таләп иткәннән тыш, үзе дә өстәмә рәвештә шөгыльләнә, тренировкаларга бик җитди карый ул. Һәр күрсәткәнне тиз отып калып, аны практикада кулланмыйча калмый».
Булачак чемпион спорт белән кече яшьтән үк кызыксына башлый. Шәһәрнең 5нче татар гимназиясендә II сыйныфта укыганда ук көрәш түгәрәгенә үзе теләп килә ул. Бер ел анда физик яктан әзерләнә, төрле спорт уеннарында актив катнаша, көрәш алымнарын башта манекеннарда өйрәнә. Ә инде келәмгә чыгып, көрәшә башлагач Булатның перспективалы спортчы булачагы шунда ук беленә. Тренеры белән бергә алар тагын да ныграк шөгыльләнеп, чемпион булуны максат итеп куялар. Әмма аңа кадәр әле бик күп тырышырга, бихисап ярышлар, җиңү һәм җиңелүләр аша узарга туры килә. Кемгә җиңүнең җиңел бирелгәне бар. Шуңа күрә үз алдына максат куйган батыр егет бер генә ярышта да катнашмыйча калмый: мәктәптә булсынмы, районныкы яисә республика күләмендәме, үзен шулай итеп чыныктыра, һәр өйрәнгән алымын кат-кат шөгыльләнеп ныгыта. Тренерына да өйрәнгән вакытта туксан сорау бирсә бирә, әмма теләгәненә ирешмичә калмый.
Булат безнең «Яшел Үзән» газетасы призларына ел саен оештырылган ярышларда да актив катнашып, үз авырлыгы категориясендә җиңүчеләр рәтендә булуын бик яхшы беләбез. Әйтергә генә ансат, бу турнирларның ул сигез тапкыр җиңүчесе булган. Былтыр ул Казан вузлары студентлары арасында уздырылган беренчелектә дә җиңеп, үзенең җиңүләр копилкасына тагын бер медаль өстәде. Мәскәү өлкәсендәге Домодедово сабан туенда да аның ничек итеп җиңеп, абсолют батыр булуын тренеры искә алып үтә. Булат 2011нең апрелендә милли көрәш буенча Татарстан беренчелегендә уңышлы катнашып, Уфадагы 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашу мөмкинлеге ала. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган көчле көрәшчеләр белән келәмгә чыгу бик тә җаваплы бурыч ул. Булат 80 килограмм авырлыкка кадәрге көрәшчеләр белән бил алышырга керешә. Уфада җирле көрәшчеләргә өстенлек бирелсә дә, Булат кебекләр сыната торганнардан түгел. Келәмгә батыраеп, һичшиксез, җиңәчәгенә ышанып чыга. Анда Чиләбедән килгән спортчыны - ярымфиналда, ә Төмән көрәшчесен финалда җиңүгә ирешә.
«Көрәш бик киеренке барды, - дип искә ала Россия чемпионатын хәзер Булат. - Беренче бил алышу уңышлы булды, әмма Төмән спортчысы минем тактиканы тиз аңлап алып, каршылык күрсәтә башлады. Киң җилкәле таза көндәшең пассивлык күрсәткәндә көрәшү бик авыр, әмма мин үземдә көч таптым һәм чиста җиңү яуладым. Нәтиҗәдә Уфадан медаль һәм Россия чемпионы исемен алып кайттым».
Булатның бу батырлыгы Татарстан өчен дә, ә Яшел Үзән өчен икеләтә горурлык. Ә ничек аны спорт юлына бастыручылар - шәһәрнең балалар-яшүсмерләр көрәш мәктәбе горурланмасын ди. Ул үзе дә бөтен уңышларын шушы мәктәп белән бәйли. Әлбәттә, спортта беренче адымнарын ясаган Чапаев урамындагы физкультура-спорт үзәге дә, анда аларны үстерүгә юнәлтелгән бөтен ярышлар да онытылмый хәзер.
Көрәшче егетнең спорттан тыш тагын бер шөгыле бар, ул балык тотарга ярата. Аны моңа абыйсы Адель (шулай ук спортчы, көрәшче) җәлеп иткән. Җәен Гөбенә елгасын үз итсәләр, кышын Зөя утравы янында алар. Балык та тотасың, табигать кочагында киеренке ярышлардан соң ял да итәсең. Шулай уйланып утырганда, ялгышларыңны һәм уңышларыңны барлап аласың. Спортчыга андый ял бик мөһим. Хәзер студент тормышы Булатны яхшы гына сыный. Укырга да, шөгыльләнергә дә вакыт табарга кирәк. Әмма тырыш кешегә ул, һичшиксез, табыла.
Булат атлы бу батыр көрәшче 2013 елда Универсиадада катнашырга хыяллана. Анда ярыш татар-башкорт көрәше кагыйдәләре буенча түгел, ә халыкара таләпләр буенча булачак. Билбау көрәше - спортның иң борынгы төрләренең берсе. Аның белән бик күп илләр кызыксына. Кызыксыннар, Булат та кызыксына. Көрәшсен, милләте, туган шәһәре, мәктәбе һәм ил данын еракларга җиткерсен.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250