Җырчы Алинә Даутова: «Авырлыкларны онытып, яңа сулыш белән яши башладык»
Популяр җырчы Алинә Даутованы башка башкаручылар белән бутап булмый. Үзенә генә хас стиле, тавышы, моңы, сөйкемле сөяге бар. Алинә белән соңгы тапкыр зур әңгәмәне 2014 елда язган идек. Бу вакыт эчендә җырчының тормышында шактый үзгәрешләр булган.
– Алинә, продюсерлар белән дә эшләп алдыгыз. Контракт вакыты беткәч, иреккә чыккан шикелле булдымы?
– 7 ел «Барс-медиа» белән хезмәттәшлек иттем. Иҗат юлым «Адаштым» җыры белән башланды. Дөресен әйткәндә, продюсерларга рәхмәттән башка бернәрсә дә әйтә алмыйм. Гомумән, контракт беткәч, бераз моңсу да булды. Зур команданың канаты астына сыенып эшләргә күнеккән идем.
– Сезне «югалттык» дип тә әйтәләр. Эзләп килүчеләр бармы соң?
– Югалмадым, ләкин, чыннан да, бу сүзләрне ишетәм. Концертларда, мәҗлесләрдә чыгыш ясыйм. Яңа җырлар чыгарырга тырышам. Шулай да барысы финанс мөмкинлекләргә килеп терәлә. Хәзер эстрадада сәләтлеләр түгел, акчалылар күбрәк алга чыга. Моңа өстәп, танылу өчен үземә хыянәт итәргә дә теләмим. Эстрада өчен бу – кимчелекләр, бәлки. Әмма гаделлек начар сыйфат түгел, миңа калса.
– Күптән түгел генә күңелле яңалыгыгыз белән бүлештегез. Икенче тапкыр әти-әни булырга җыенасыз икән. Кешеләр бит инде бала тугач: «Аңа иптәшкә сеңел-энекәш кирәк», – ди. Сезгә дә мондый сүзләрне ишетергә туры килгәндер?
– Зур кызыбызга 11 яшь тула. Әлбәттә, миңа да бу 10 ел эчендә: «Тагын берне алып кайтыгыз. Бергә тәгәрәшеп үсәләр бит алар», – дип әйтүчеләр күп булды. Гомумән, кешеләр андый сораулар бирергә ярата. Алай да беркайчан: «Сезнең ни эшегез бар соң?» – дип каты бәрелмәдем. «Аллаһ Тәгалә насыйп иткәч, булыр», – дидем.
Әлбәттә, ирем белән бала турында хыялландык. Кешегә сынаулар болай гына бирелми. Балага узганымны белгәнче, иремдә онкология таптылар...
– Аны ничек ачыкладылар?
– Узган ел гаиләбез белән Дубайга ял итәргә барган идек. Кояшта иремнең хәле начарланды. Тикшеренә башладык. Хастаханәдә иремә: «Хәлегез начар, терелеп булырмы...» – дип әйтеп кайтарганнар.
Мин телевидениегә съёмкага барырга җыена идем. Ирем шалтыратты... Бу хәбәрне ишеткәч, коелып төштем, еладым. Башта бары бер сорау: «Хәзер нәрсә эшләрбез инде?» Моңа кадәр булган вак-төяк мәшәкатьләр барысы онытылды. Сәламәтлек булмаса, мал-мөлкәт тә, байлык та кирәкми бит.
Гомумән, беркемгә дә андый сынау теләмәс идем. Үземне кулга алып, тиз генә съёмкага җыендым. Тапшыруда нәрсә сөйләгәнемне, ничек төшкәнемне дә хәтерләмим. Өйгә кайтканда үземне тулысынча кулга алган идем инде. Иремә: «Барысы да яхшы булачак. Бирешмибез», – дидем.
Аллаһка шөкер, гаиләләребез янәшәдә булды. Минем әти-әниләр, иремнең әти-әниләре, туганнар безгә нык ярдәм итте. Иремә операция ясадылар. Хәзер инде ул тернәкләнү уза. Аллаһка шөкер, барысы хәерле узды.
– Йөкле булуыгызны кайчан белдегез?
– Авыру турында белгәннән соң, ике ай узгач, йөкле булуымны белдем. Башта мин иремне сакладым, аннан ул мине саклый башлады. Дөресен әйткәндә, УЗИ ясаткач кына, чыннан да, тагын бер тапкыр әти-әни булуыбызга ышандык.
Аллаһы Тәгалә бер вакытта авырлыгын да, җиңеллеген дә бирде. Күк йөзен болытлар капласа да, яңгырлар яуса да, аннан соң кояш чыга, диләр. Бар кайгы, авырлыкларны онытып, яңа сулыш белән яши башладык. Каенанам да: «Бу бала безгә өмет бирде», – ди. Мондый могҗизаларны күргәч, Аллаһка ничек ышанмыйсың инде? Исән-сау, бәхетле сабый булсын иде.
– Ирегез һөнәрегезгә каршы килмиме? Алга таба зур концерт куярга, гастрольләргә дә чыгарга исәбегез бардыр?
– Җыр-моң – табигатьтән бирелгән сәләт. Ирем дә башта минем тавышыма гашыйк булды. Тормышымны иҗатсыз күз алдына китерә алмыйм. Бөтенләй җырламасам, үз-үземә каршы барган төсле тоела. Ирем дә хисләремне аңлый. Гомумән, без концертларга да бергә йөрибез. Линар миңа җайлы, уңайлы булсын өчен тырыша.
Казанда зур концерт үткәрү теләге, әлбәттә, бар. Бу – хыял. Ә гастрольләргә чыгарга теләмим. Беренчедән, бу бик күп энергия һәм вакыт таләп итә. Икенчедән, минем өчен гаилә – беренче урында.
Ир белән хатын бергә җырлап, концертларга йөрсә, бер хәл. Әгәр мин гастрольләргә китсәм, балалар ирем белән калыр иде. Мин үсеш алганда, ирем тукталып торыр иде. Ул да үсеш алырга, алга атларга хокуклы. Бу яктан барысы да тигез, гадел булырга тиештер.
Өченчедән, тормыш бер генә бирелә. Минем аны юлда үткәрәсем килми.
Ирем белән хастаханә юлында йөргәндә, бер егет белән таныштык. Футбол уйнаганда аягын бәреп имгәнгән булган, шуннан соң анда онкология тапканнар. Аягын ампутацияләгәннәр. Шул вакытта әтисе дә үлгән. Егет әнисе белән химия алып йөри. Йөзе сап-сары... Ул ирем белән бер бүлмәгә туры килде.
Линарга: «Үзем шикелле хатын табып, гаилә корып, балалар үстерәсе иде», – дип, хыяллары белән бүлешкән. Авыр хәлдә булган кеше дә өметләнеп яши. Ә ике кулы, аягы булган, сау-сәламәт кешеләр чебеннән фил ясап, зарланып яшиләр.
Зарлануны яратмыйм. Үзем дә зарланмыйм. Зарланырлык хәлдә түгел без.
Кыскартып алынды.
Илгизә Галиуллина, «Шәһри Казан»
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев