Йолдызлар

Рөстәм Асаев: «Күп балалы әти булырмын дип уйламаган идем»

Рөстәм Асаев белән интервьюдан өзек.

– Син бер үк елда әти дә, дәү әти дә булдың.
– Дүртенче тапкыр әти булганнан соң, өч ай узгач, кызым Гөлназ бәби тапты, дәү әти булдым. Күп балалы әти булырмын дип уйламаган идем. Аллаһы Тәгалә шулай насыйп иткән. Кеше әйберен урламадым, үземнең яраткан тормыш иптәшем тапкан балалар ул. Шуңа күрә дүртне дә, унны да алып кайтырга мөмкин. Әгәр хатыным алып кайтырга теләсә, мин каршы түгел.

– Рөстәм, балаларыңа үзенчәлекле исемнәр кушкансыз...
– Олы кызым Гөлназны беләсез инде. Икенче улым – Мөслим. Исеме кумирым Мөслим Магомаев хөрмәтенә кушылды. Өченче кызым Әминә – чын татар исеме, ул исемне бик яратам. Дүртенче улым – Хәбил, аның исеме спорт остасы Хәбил Бикташев хөрмәтенә кушылды. Балаларымның исемнәрен аңлатмалы сүзлекләрдән карадым. Минемчә, исем бик мәгънәле булырга тиеш.

Чыганак/фото: Татар-эстрада


Нет комментариев