«Һәр көнне керәсең төшемә» җырын яңарткан Мирзаяновларны мактыйлар
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар тагын бер популяр җырны яңарткан.
Иҗади пар бу юлы «Һәр көнне керәсең төшемә» җырына яңа сулыш биргән
«Шагырь Радик Нуретдин «Һәр көнне керәсең төшемә» шигырен яраткан тормыш иптәше Рәзинә Касыйм кызына багышлап язган булган. Бу шигырь атаклы татар-башкорт композиторы Роза Сәһаветдинова ярдәмендә җыр булып таныла», – дип тәкъдим итте яңа иҗат җимешләрен Алмаз Мирзаянов.
«Искиткеч матур булган»; «Иң матур җырларны сез җырлыйсыз»; «Җырга яңа сулыш керткәнсез, гел икенче төрле булган, молодцы», – дигән сүзләр белән кабул иткән яңартылган башкаруны тамашачы.
Фото: Мирзаяновларның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев