Данир Сабиров: «Без Миләүшә белән бик яшьли өйләндек»
Данир Сабиров өченче бала - малайны ничек алып кайтып була икәне хакында концертында сөйләде
«Язылучыларым, тамашачым миңа һәрвакыт: «Малай кирәк сезгә!» - дип яза. Ул кайдан яралган стериотипттыр инде ул?! Югыйсә, ике кызым үсеп килә бит инде, ник обязательно малай кирәктер ул?! Хәзер хатынны яратасы килгәндә дә, ул, мәсәлән, кәефсез икән: «Тамашачы сорый бит!» - дип әйтәм.
Аннары уйга баттым. Ир-ат бит инде тормышында 3 эшне башкарырга тиеш: агач утыртырга, йорт салырга һәм ул үстерергә. Агачын утырттым дип әйтә алмыйм, утырттыдым. Йортын да, концертларда эшләп, акча җыеп, кешедән салдырдым. Мин әйтәм, бәлки малайны да, кемнедер чакыртып... (бөтен зал көлә).
Әлбәттә, бу - сәхнәдә сөйли торган юмор гына. Өченче бала турында Данирның күп комментарий биргәне бар. «Без Миләүшә белән бик яшьли өйләндек. Миләүшәгә бөтенләй 18 генә иде. Бер елдан балабыз туды. Аннары - икенчесе. Аларны үстергәндә үзебез дә бит сабый булганбыз. Шуңа Миләүшәнең хәзер 18-25 яшьләренә кире кайтып, мәшакатьсез тормышта яшәп аласы килә. Әмма, киләчәктә безне ни көтәсен Аллаһы үзе генә белә. Әмма мин өченче балага бик шат булачакмын: малаймы ул, кызмы...»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев