Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Зөя утравында чираттагы тантана

23 июнь көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин Зөя утравында төзекләндерелгән гыйбадәтханәне ачу тантанасында катнашты. Әле 10 июнь көнне генә борынгы Болгар җирендә мәшһүр Ак мәчет ачылуына бик сөенгән идек. Чит илдән килүчеләр алдында да йөзебез кызарырлык түгел...


23 июнь көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин Зөя утравында төзекләндерелгән гыйбадәтханәне ачу тантанасында катнашты.

Әле 10 июнь көнне генә борынгы Болгар җирендә мәшһүр Ак мәчет ачылуына бик сөенгән идек. Чит илдән килүчеләр алдында да йөзебез кызарырлык түгел хәзер. Туган җиребезнең тарихи урыннарын, кунаклар чакырып, дөньяга таныта алабыз.
Инде менә безнең райондагы Зөя утравы да сәяхәтчеләр кабул итәргә әзерләнеп бетә. Музей-тыюлык оештырылды. Гыйбадәтханәләр дә ишле анда. Изге Константин һәм Елена исеме бирелгән бу яңасы, мөгаен, урнашкан урыны белән дә әһәмиятледер. Идел буйлап килгән сәяхәтчеләр, һичшиксез, беренче булып аны күрәчәк һәм шунда күтәреләчәк. Ерактан күренеп торган гыйбадәтханә дин тәгълимәте буенча төзелгән һәм бизәлеше дә бай. Бу катлаулы эштәге чыгымнарны күтәрешкән төп иганәче «ЛУКОЙЛ» акционерлык җәмгыяте тантанада зурлап искә алынды һәм аның җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре әйтелде. Тантанада катнашырга әлеге акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Валерий Грайфер да килгән иде. Гыйбадәтханәне күргәч, ул эшләнгән эштән бик канәгать калды.
Билгеле, сәяхәтче утрауга килгәч, аның бар җирен дә күрергә теләр. Әйтергә кирәк, утрау танымаслык булып үзгәрде. Урамнары матур, юллары төзек аның. Элекке иске бараклар һәм хәрабә хәленә җиткән өйләр урынына яңа биналар өлгертелде. Утрауда яшәүче 91 гаилә соңгы ел ярым эчендә заманча төзелгән йортларга күчте...
Зөя утравында булган шактый тантанада катнашырга туры килде безгә. Һәркайсында да бер төрлерәк күренеш күрергә туры килә шунда: утрау халкы президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка якынрак килергә тырыша һәм, аралашу бәхете тәтегәндә, алар барысы беравыздан җитәкчеләребезгә рәхмәт сүзләре әйтә. Һичшиксез, Зөя утравында барган зур кузгалышның иң мөһим нәтиҗәләрнең берсе бу.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев