Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Урып-җыю эшләре йомгаклары

А.М.Горький исемендәге мәдәният сараенда узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Галимҗан улы Җиһаншин 2012 елның урып-җыю нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. Быелгы һава шартларын игенчелеккә уңай килде дип әйтеп булмый. Бөртекле культуралар чәчелгән 14658 гектар җирдә, барысын кушып исәпләгәндә, 1956 гектарындагысы һәлак булды. Район хуҗалыклары барлыгы 13521 тонна...


А.М.Горький исемендәге мәдәният сараенда узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Галимҗан улы Җиһаншин 2012 елның урып-җыю нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады.

Быелгы һава шартларын игенчелеккә уңай килде дип әйтеп булмый. Бөртекле культуралар чәчелгән 14658 гектар җирдә, барысын кушып исәпләгәндә, 1956 гектарындагысы һәлак булды. Район хуҗалыклары барлыгы 13521 тонна ашлык урып-җыеп алды. Һәр гектар җир уртача 15 центнер ашлык биргән дигән сүз бу.
Авыл хуҗалыгында урып-җыю эшләре ел дәверендә барган күп төрле хезмәтнең нәтиҗәсе дә ул. Шул эштә катнашкан кешеләргә һәм техникага аеруча зур игътибар таләп ителә. Урып-җыю вакытында барлыгы 45 комбайн кырга чыкты. Алар шактый тузган инде: шуларның 80 проценты - сигез ел, 30 проценты ун ел хезмәт итә. Шулай да хуҗалыклар эшне өзмичә урып-җыюны вакытында төгәлли алды. Чит ил һәм ДОН-1500 комбайннарында ике сменалы эш оештырылды. Биредә урып-җыю вакытында район буенча оештырылган оператив штабның ярдәмен дә әйтергә кирәк. Эшнең сыйфатлы баруын да тикшереп торды әлеге штаб. Кукурузны исәпләмәгәндә, барлыгы 9013 гектар җирдә ашлык оешкан төстә җыеп алынды.
Хайваннарга ризык кышлыкка җитәрлек әзерләнде дип әйтергә мөмкин. Барлыгы 8600 тонна печән, 67300 тонна сенаж тупланган һәм 72400 тонна силос салынган. Силос салу дәвам итә: тагын 11 тонна өстәлер дип өметләнелә. Мал асраучылар да кышны тыныч каршы ала: халыкка җир пае өчен йә хезмәт хакы урынына барлыгы 3200 тонна печән, 2870 тонна салам, 1950 тонна фураж бирелгән.
Төрле сәбәпләр аркасында мөгезле эре терлек саны кимеде - бүгенге көндә район хуҗалыкларында маллар саны җәмгысы 22001 баш исәпләнә. Сөт тапшыру да, билгеле, кимеде: узган тугыз айда 24479 тонна сөт тапшырылган. Былтыргының 71 проценты дигән сүз бу. Ит һәм йомырка җитештерү арткан: ит сату 18738 тоннага, йомырка - 13 миллионга җиткән.
Шулай ук, фермер хуҗалыкларын арттыру буенча эш дәвам итә. Районда 10 гаилә фермасы эшли инде һәм тагын 4 фермер хуҗалыгы оешып килә. Фермер хуҗалыкларына 2012 елның 1 октябренә 86,6 миллион сумга 332 субсидия кредиты бирелгән. Республика һәм район бюджетыннан ике гаилә фермасы субсидия алды. «Эшен оештыра башлаган фермерга ярдәм» федераль программа буенча үткәрелгән бәйгедә катнашып, өч фермер грант яулады. Шулай ук сыер тоткан кеше дә һәр баш сыеры өчен, аена 680 сумнан, дүрт айга дәүләт ярдәмен алды. Хәзерге вакытта хуҗалыклар комбайн-тракторларын төзекләндерү буенча әзерлек эшләренә тотынды.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев