Яшел Үзән

Техника әзер,кары гына юк әлегә

Ноябрь аеннан рәсми рәвештә кышкы юлларны тоту чоры башланып, ул 10 апрельдә тәмамланачак, ягъни азмы-күпме 162 көн дәвам итәчәк. Быел озакка сузылган җылы көз, былтыргы ачы тәҗрибәдән чыгып, нигезле итеп әзерләнергә мөмкинлек биргән. Дөресен генә әйткәндә, җитәкчеләр әйтүенә караганда, чынлап та алар чананы быел җәйдән әзерләгән. Моны шәһәр урамнары һәм...


Ноябрь аеннан рәсми рәвештә кышкы юлларны тоту чоры башланып, ул 10 апрельдә тәмамланачак, ягъни азмы-күпме 162 көн дәвам итәчәк. Быел озакка сузылган җылы көз, былтыргы ачы тәҗрибәдән чыгып, нигезле итеп әзерләнергә мөмкинлек биргән.

Дөресен генә әйткәндә, җитәкчеләр әйтүенә караганда, чынлап та алар чананы быел җәйдән әзерләгән. Моны шәһәр урамнары һәм юлларының кышка әзерлеге торышы һәм аларны тоту турында җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының төзекләндерү бүлеге җитәкчесе Таһир Таһиров чыгышыннан аңларга мөмкин булды.
Хәзер төп игътибар халык күп йөри торган урыннарда бозлавык булдырмауга бирелә. Бу уңайдан күперләр аерым контрольгә алынган. Табигать шартлары кискен үзгәреп киткән очракта «Буран» оператив планы буенча эшләячәкләр. Узган кышта шәһәр урамнарыннан 126 мең тонна кар җыеп түгелгән булган. Быелгы карны түгү өчен тагын бер өстәмә база Спортивная урамында булдырылган (былтыр кар Молодежная урамындагы АЗС артына һәм Успенкадагы ТБО полигонына түгелгән иде). Юлларда кар җыештыруны һәм түгүне дөрес итеп оештыру мөһим. Ул берничә технологик процесстан тора. I этапта, гадәттә, юллар бозлавыкка каршы материал белән эшкәртелә. Аннан соң, грейдерлар чыгып, карны өемнәргә җыя һәм соңгы этап буенча кар самосвалларга төялеп түгелә. Шәһәрдәге юлларны да өч категориягә бүлеп чистарталар. Әйтик, I категориягә хәрәкәт күп булган һәм шәһәр транспорты йөргән юллар керә. Карны җыйганда еш кына ишегалларында һәм урамнарда парковкаланган машиналар зур комачаулык ясый. Мондый ситуацияләрдә ЮХИДИ һәм полиция хезмәткәрләре, эвакуаторлар ярдәме таләп ителәчәк.
Яшел Үзән муниципаль район юлларын тотуга килгәндә, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов сүзләренә караганда, 25 авыл җирлегендә кышкы юлларны тоту техникасы торышына анализ ясалган, махсус оешмалар белән килешүләр төзелгән. Республика юлларын тоту зур мәшәкатьләр таләп итә. Иң беренче чиратта бозлавыкка каршы материал запасын җитәрлек дәрәҗәдә әзерләп куйганнар. Кышкы юлларны тоту буенча башкарма комитет килешү төзегән «Рисад» ширкәтенең 22 махсус техникасы булдырылган. «Каздорстрой» ААҖның андый техникасы 13 берәмлек исәпләнә. Федераль юл агентлыгына караган «ВолгоВятскуправдор» ФДУ идарәсе федераль юлларны чистартуга шулай ук алдан әзерлек чаралары күргән. Район юлларына хезмәт күрсәтүче «Экоресурс» МУПның да техникасы әзер. Шулай итеп, бозлавык булса, йә кар яуса, район юлларына 100гә якын берәмлек техника рәхәтләнеп чыга алачак. Әмма, әлегә аларны сынарлык кар гына яумаган. Билгеле инде, карсыз кыш булмас, шуңа ярашлы техникасы чыдамлыкка сыналмыйча калмас. Кайчан бездә кышның нинди дә булса, сюрпризсыз гына узып киткәне бар?!

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: