Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Сары флаг – суда коенырга рөхсәт билгесе

1 июньнән Яшел Үзәндә рәсми рәвештә коену сезоны башланды һәм ул 8 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Яшел Үзән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең 2012 елның 29 маенда «Яшел Үзән шәһәренең су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында» 01-08-239нчы карары дөнья күрде. - Ял итәр өчен халыкка уңайлы шартлар тудыру...

1 июньнән Яшел Үзәндә рәсми рәвештә коену сезоны башланды һәм ул 8 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Яшел Үзән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең 2012 елның 29 маенда «Яшел Үзән шәһәренең су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында» 01-08-239нчы карары дөнья күрде.


- Ял итәр өчен халыкка уңайлы шартлар тудыру - бу чорда җирле үзидарә органнарының төп бурычы менә шундый, - дип сөйли шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин. - Бу максаттан Загороднаяда - шәһәр пляжы территориясендә су коену урыны билгеләнде. Паром кичүе янында инвесторлар, шулай ук шәһәр предприятие һәм оешмалары ярдәме белән түләүле пляж оештыру планлаштырыла. Тирә-юнь ямьле һәм матур булсын өчен, төрле архитектура формалары урнаштыру күздә тотыла.
Җитәкченең киңәшмәдә ясаган чыгышыннан күренгәнчә, су коену рөхсәт ителмәгән урыннарда кисәтү билгеләре бар. Шәһәр пляжында исә, суда коену уңайлы булсын өчен, көн саен билгеләнгән территорияне чистарту оештырылган, чүп-чар көн саен җыеп түгелә. Су коену сезоны башланыр алдыннан яр буе комы сукаланган, пляж акваториясендәге суның чисталыгы һәм су асты тикшерелгән: кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырырдай предметлар җыеп алынган.
31 майдан шәһәр пляжында медицина ярдәме күрсәтү һәм җәмәгать тәртибен саклау, суда батучыларны коткару постлары эшли. Шәһәр пляжында эчәргә яраклы чиста су да, электр энергиясе дә, киенү-чишенү бүлмәләре дә бар.
Пляж территориясендә флаг күтәрү өчен мачта урнаштырылган: һавада җилфердәгән сары флаг суда коенырга ярый дигәнне аңлатса, кара флаг, исеменнән күренгәнчә, суга кермәскә дип кисәтә.
Шәһәр пляжында, йөзү кагыйдәләре күрсәтелгән стенд кеше күзе төшәрлек урында эленеп торса да, былтыр муниципаль район сулыкларында 9 кеше суда батып үлгән. Быел биш айда, суда йөзү кагыйдәләрен санга сукмау нәтиҗәсендә, 4 кеше су төбенә киткән.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев