Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Ремонт 1 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш

Шәһәр һәм районның 15 гомумбелем бирү мәктәбе республиканың 2014 елга кадәр дәвам итәчәк капиталь ремонт программасына кертелгән иде. Шәһәрнең 3, 5нче гимназияләрендә, Зөя урта (станциядә), Ходяш башлангыч мәктәбендә капиталь ремонтка быел тотындылар. Мәгариф идарәсендә әйтүләренчә, ремонт, гомумән алганда, байтак мәктәпкә кирәк, чөнки 70-80 еллардан бирле гомуми белем бирү учреждениеләрендә капиталь...

Шәһәр һәм районның 15 гомумбелем бирү мәктәбе республиканың 2014 елга кадәр дәвам итәчәк капиталь ремонт программасына кертелгән иде. Шәһәрнең 3, 5нче гимназияләрендә, Зөя урта (станциядә), Ходяш башлангыч мәктәбендә капиталь ремонтка быел тотындылар.
Мәгариф идарәсендә әйтүләренчә, ремонт, гомумән алганда, байтак мәктәпкә кирәк, чөнки 70-80 еллардан бирле гомуми белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт ясаганнары юк. 5нче гимназиянең капиталь ремонт планына эләгүе очраклы түгел. Хәер, бу хакта гимназия директоры Нәкыя Чибинева тулырак сөйли.
- 5нче гимназия бинасы - шәһәрдә бик күптәнге корылма. 51 ел элек сафка баскан бинага, моннан 20 ел элек булган косметик ремонтны исәпкә алмаганда, моңа кадәр бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмавы аның ни дәрәҗәдә иске булуын күрсәтә. Авыл җиреннән килеп укучы балалар өчен интернат ачылуы да капиталь ремонт планына беренчеләрдән булып кертелүгә нигез бирде. Интернат былтыр ачылган иде һәм, санитар таләпләргә туры килсен өчен, узган елда санузел алыштырылды.
- Газета укучыларыбыз гимназиядә капиталь ремонт барышында нинди эшләр башкарыла икән дип кызыксына.
- Төзәтү-төзекләндерү эшенә «Татинвестстрой» ширкәте, тендерны алар отты, уку елы тәмамлануга тотынган иде. Иң зур эш - тулаем җылыту системасын алмаштыру. Моннан тыш, төп бинада санузелны, ишекләрне һәм тәрәзәләрне алыштырырга кирәк. Бу максатларга республика бюджеты җәмгысе 10 миллион сумнан күбрәк акча бүлеп бирә. Тәрәзәләрне алыштыру белән субподрядчик сыйфатында «Вот такие окна» фирмасы шөгыльләнә һәм алар бу эшкә актив кереште. Эшчеләр торбаларның, тәрәзә рамнарының, череп, кул белән кагылуга таркала башлавына бик гаҗәпләнә. Ни генә әйтсәң дә, ярты гасыр гомер узган. Үзебездә эшләнгәнгә күрә чыдам булгандыр инде. Хәзер дә ремонтчылар үзебезнең илдә эшләнгән торбаларны куя, гомумән, үзебездә эшләнгән материалларны куллана. Бинаның фасадын ремонтлау да эш планына кертелгән, аңа 3 миллион сумнан күбрәк акчаны муниципалитет бүлеп бирәчәк. Ремонтның барышын һәм аның сыйфатын күзәтү максатыннан, ремонтка кагылышлы киңәшмәләр муниципаль район башлыгы, мәгариф идарәсе җитәкчесе катнашында турыдан-туры гимназия бинасында уза. Бүгенге көндә 20гә якын эшче иртәнге 8дән кичке 7гә кадәр эшли һәм, эшне тизләтү өчен, аларга гимназия укытучылары һәм техник хезмәткәрләр ярдәмгә килде. Ата-аналар советы җәмәгатьчелек контролерлары хезмәтен үти: эшнең үтәлешен, материаллар сыйфатын, кыскасы, бөтен эш-гамәлләрне күзәтеп, кирәк урында тәкъдим, киңәшен әйтеп тора. «Татинвестстрой» ширкәте бинада ремонт эшләрен уку елы башлануга - 1 сентябрьгә төгәлләргә тиеш.
- Ремонт эшеннән тыш, гимназиянең яңа уку елына укучыларын кабул итүгә әзерлеге дигән бик мөһим бурычы да бар. Булачак беренчеләрнең әти-әнисе, ремонт тузаныннан һәм пычрагыннан куркып, баласын гимназиягә урнаштырудан баш тартмасмы?
- Бүгенге көндә, кабул ителгән нормативларга ярашлы рәвештә, I сыйныфта 25 бала укырга тиеш. Гимназиягә I сыйныфка, баласын алуны сорап, 35 гариза керде. Беренчеләрнең йокы, уен бүлмәләре әзер. Шул ук вакытта быелгы уку елында X сыйныфта - 25, XI - сыйныфта 17 укучы белем алачак. Кадрлар тотрыклы һәм алар җитәрлек.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев