Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Радик Хәсәнов: без бирешмибез

«Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыяте узган җомгада предприятиенең 114 еллыгын билгеләп үтте. Серголыларны бәйрәм белән котларга Казаннан, Россиянең бүтән шәһәрләреннән бик күп дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Бәйрәм тантанасы күптәннән урнашкан күркәм традиция буенча турыдан-туры заводның суыткычлар җыю цехында узды. Завод соңгы 10-15 елда берничә мәртәбә авыр хәлдә...


«Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыяте узган җомгада предприятиенең 114 еллыгын билгеләп үтте. Серголыларны бәйрәм белән котларга Казаннан, Россиянең бүтән шәһәрләреннән бик күп дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Бәйрәм тантанасы күптәннән урнашкан күркәм традиция буенча турыдан-туры заводның суыткычлар җыю цехында узды.

Завод соңгы 10-15 елда берничә мәртәбә авыр хәлдә калган иде, шулай булуга карамастан, хәзерге вакытта аягында нык басып торучы предприятие ул. Соңгы елда серголылар продукция сату күләмен 19 процентка арттыруга ирешкән. Россиядә һәм якын чит илләрдә заводта эшләп чыгарылган продукцияне, аерым алганда, суыткычларны халык бик теләп сатып ала. Предприятие конструкторлары суыткычларның яңа модельләрен, яңа төрдәге медицина суыту техникасын эшләүгә зур игътибар бирә. «Безнең тармакта конкуренция көчле, тик без бирешмибез, - диде бу җәһәттән «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Радик Хәсәнов. - Иң зур өстенлегебез - сыйфат. Эшчеләр, инженер-техник хезмәткәрләр бары тик югары сыйфатлы, югары зәвыклы кулланучыны канәгатьләндерерлек продукция җитештерергә омтыла. Заводта продукциянең сыйфатын яхшырту өстендә даими эш бара. Киләсе елларга заказларыбыз булу да тагын да тырышыбрак эшләргә көч бирә: предприятиедә зур масштабта күп миллионлык реконструкция башлануы моңа ачык дәлил».
Заводта җитештерелә торган суыту техникасы Россиянең бөтен төбәгендә, шулай ук якын чит илләрдә күпләп сатыла. Хәзер серголылар көнбатыш базарны яулап алу өчен тырыша, Россиянең ВТОга керүе алар өчен куркыныч түгел, бу вакыйга заводка, алар фикеренчә, уңай тәэсир итәргә тиеш. Оборона министрлыгы линиясе буенча заказлары бар, космик тармакта эш башлаганнар. Продукцияне күпләп җитештергәнгә һәм сата алганга, заказлары булганга күрә дә заводта туган көн бәйрәмен бик ямьле оештырганнар иде. Байтак эшчегә, инженер-техник хезмәткәргә Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре, Яшел Үзән муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Бәйрәмдә котлаулар һәм чыгышлар җыр-музыка белән бергә үрелеп барды. Серголыларны котларга Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева һәм аның укучылары килгән иде. Завод эшчеләре предприятиенең матбугат үзәге җитәкчесе Регина Чибрикова чыгышын аеруча җылы кабул итте.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев