Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Обсерваториядә кышкы уеннар күңелле үтте

Милләтнең сәламәтлеге турында кайгырту - җирле депутатларның эше генә түгел,  дәүләт җитәкчеләре дә бу хакта уйланырга тиеш. "Саулык - зур байлык", "Сәламәт тәндә  сәламәт акыл" кебек халык мәкаль-әйтемнәрен искә алсак, бу сүзләрдә чын хакыйкать  ятканына ышанасың. Балаларның сәламәтлеге күпләрне борчый, чөнки аларның заман  техникасы (телефон, ноутбук һ.б.) белән сәгатьләр буе ...

Милләтнең сәламәтлеге турында кайгырту - җирле депутатларның эше генә түгел, 

дәүләт җитәкчеләре дә бу хакта уйланырга тиеш. "Саулык - зур байлык", "Сәламәт тәндә 

сәламәт акыл" кебек халык мәкаль-әйтемнәрен искә алсак, бу сүзләрдә чын хакыйкать 

ятканына ышанасың. Балаларның сәламәтлеге күпләрне борчый, чөнки аларның заман 

техникасы (телефон, ноутбук һ.б.) белән сәгатьләр буе шөгыльләнүе, хәрәкәтләнмәве 

саулыгын какшата, тора-бара бу аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Шулардан аларны 

хәрәкәтле уеннар, спорт коткара...   

2014 елның 22 февралендә  Октябрь авыл 

җирлегендә "Сочи - 2014" олимпия уеннарына һәм Ватанны саклаучылар көненә 

багышланган кышкы спорт-сәламәтләндерү уеннары булып үтте. Аны ТР атказанган физик 

культура хезмәткәре, "Локомотив" региональ физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Владимир 

 Зайцев,  Обсерватория урта гомуми белем бирү 

мәктәбе директоры Азамат  Кадыйров белән берлектә бу ярышларның иганәчесе 

буларак,  Октябрь авыл җирлеге 

башлыгы Эдуард  Шәрәфиев оештырган иде. Башлыкның игелекле эшләре 

Октябрь авыл җирлеге кешеләренә билгеле: җирле урта мәктәпнең спорт залы тәрәзәләрен 

яңага алыштыру, балалар-яшүсмерләр өчен хоккей мәйданчыгы төзетү дисеңме, аларны 

санап бетергесез...

Спорт уеннарын уңышлы үткәрү өчен, Владимир  Зайцев үзе белән танылган 

спорт осталарын, тәҗрибәле хөкемдарларны да алып килгән иде. Спорт бәйгеләрендә 

катнашучыларның күбесен А,Ш.Кадыйров җитәкчелегендәге җирле урта мәктәп укучылары 

тәшкил итте. Алар, спорт ярышларына кирәк булган тимераяк, кәшәкә, чаңгыларын алып, 

колоннага тезелеп, тигез адымнар белән бәйгеләр үткәреләсе урынга юнәлделәр. 

Көн дә, чын кышны хәтерләтеп, суытып җибәрде, битләрне кызартты, шуңа да 

карамастан, җирле халык һәм килгән кунаклар ярышлар булачак урынга юл тотты. Күп санлы 

тамашачылар хоккей мәйданчыгы янын "сырып алганнар", ярышның рәсми башлануын 

көтәләр. Катнашучылар колоннасы хоккей мәйданчыгы эченә тигез сафлар булып кереп 

тулды. РФ һәм ТР Дәүләт Гимннары белән тантаналы рәвештә Дәүләт Флагын колгага 

күтәрделәр. Аны халыкара спорт остасы, Европа чемпионы, боксчы Андриянов Александр; 

спорт остасы, Европа чемпионы, чаңгычы Хәкимуллин Илфат; спорт остасы, чаңгычы 

Петров Юрий башкарды. 

Бәйгеләр берничә урында дәвам итте. Чистартылган мәйданчыкта кечкенә балалар көч 

сынашса, мәктәп бакчасы тирәли чаңгычылар старт алды, хоккей мәйданчыгында шорт-трек 

(тимераякта узышу) буенча катнашучылар ярыша башлады...

Кышкы уеннарны оештыручылар килгән кунакларны, тамашачыларны тукландыру 

турында да онытмаганнар. Мәктәпнең оста пешекчеләре әзерләгән тәмле сумсалар, 

катламалар, татлы ризыклар белән өстәл өсте тулган. Җитмәсә шулар янында, салкын һавага 

пар бөркеп, өч электр самавыры "җырлап утыра"... 

Тәҗрибәле хөкемдарлар ярышта катнашучыларны игътибар белән күзәтә, нәтиҗәләрне 

беркетмәгә терки бара, хәрәмләшүләргә юл куймый... Берничә сәгатькә сузылган ярышларга 

йомгак ясала... 

Җиңүчеләргә акчалата бүләк һәм Мактау грамоталары, Дипломнар тапшырылды. 

Шундый кышкы уеннар даими үткәрелер дигән өмет бар, чөнки спорт кешеләрне 

чыныктырып кына калмый, үзара берләштерә дә. Оештыручыларның һәммәсенә дә 

уңышлар, җан-тән сәламәтлеге, ак бәхетләр теләп каласы килә. Кылган яхшылыклары, 

игелекле эшләре үзләренә бәхет-сәгадәт, иминлек, зур уңышларга ирешү булып әйләнеп 

кайтсын!

Нияз Мингалиев, укытучы

Рәсемдә (сулдан уңга):

Октябрь авыл  җирлеге башлыгы Эдуард  Шәрәфиев; ТР атказанган физик культура 

хезмәткәре, "Локомотив" региональ физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Владимир 

 Зайцев; Обсерватория урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Азамат Кадыйров.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев