Яшел Үзән

Кайнар су һаман «кайнарлыгын» югалтмый

26 майдан башлап «Газпром Межрегионгаз Казань» ЯАҖ безнең «Яшел Үзән җылылык челтәре» предприятиесенә газ бирүне чикләве нәтиҗәсендә шәһәр һәм районда яшәүче меңләгән кеше кайнар сусыз калган иде. Газ сәламәтлек саклау учреждениеләренә һәм мунчаларга гына бирелде. Шундый ук ситуация Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Җәлил, Алабуга һәм тагын берничә районда күзәтелде. Сәбәбе -...


26 майдан башлап «Газпром Межрегионгаз Казань» ЯАҖ безнең «Яшел Үзән җылылык челтәре» предприятиесенә газ бирүне чикләве нәтиҗәсендә шәһәр һәм районда яшәүче меңләгән кеше кайнар сусыз калган иде.

Газ сәламәтлек саклау учреждениеләренә һәм мунчаларга гына бирелде. Шундый ук ситуация Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Җәлил, Алабуга һәм тагын берничә районда күзәтелде. Сәбәбе - әлеге дә баягы газ өчен түләүләрдә бурычларның күп булуы. Һәм ул гына да түгел.
Бу хакта Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән булган дүшәмбе киңәшмәсендә ягу сезонына әзерлек барышы турындагы чыгышында җылылык челтәре предприятиесе җитәкчесе Наил Гыйльметдинов аңлатып узды:
- Газ тарифларының җылылык тарифларына караганда тизрәк үсүе энергоресурсларга түләүдә туган проблемаларның берсе, - диде ул. -2012 елда газга тариф 12 процентка артса, җылылык энергиясенә уртача еллык артым 3,7 процент тәшкил итте. 2013 елда газ 15 процентка артты, ә җылылык энергиясенә 9,9 процент артты. Ягулыкка бәяләрнең даими артуы производствоны үстерү, фондны яңарту, ремонт күләмен арттыру планын чикли. Абонентларның кулланган җылылык энергиясенә түләмәве шулай ук өстәмә рәвештә кире тәэсир ясый. Ягу сезоны ахырына кулланучыларның җылылык энергиясенә бурычы 227,857 млн. сум булып, шул исәптән халыкның - 198,624 млн. сум, ә газ өчен 145,064 млн. сум иде. 1 августка газ өчен бурыч 103,6 млн.сумга кимеп, 41,8 млн.сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта халык белән «турыдан-туры килешү»гә күчү эшләре алып барыла.
Чыгыш ясаучы билгеләвенчә, агымдагы елның 31 июлендә ПТС белән «Газпром» арасында килешү булып, бурычларны каплау графигы төзелгән. Шуңа ярашлы рәвештә Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе 2013 елның 1 декабренә кадәр агымдагы түләүләрне исәпкә алып, 43,7 млн.сум күләмендә бурычны капларга тиеш. График үтәлмәсә, кулланучыларга кайнар су бирелмәячәк.
Наил Гыйльметдинов ягу сезонына әзерлек барышына нәтиҗә ясап, күпме йортның ничә процентка әзерлеген дә билгеләде. Җылылык челтәрен гидравлик сынау барышында 32 авария килеп чыгып, 20се төзәтелгән. Быел 1,3 чакрым озынлыгында җылылык челтәре һәм магистраль торба алмаштырылган. «Кызганычка, ремонт эшләре финанс мөмкинлекләре белән чикләнгән, - ди җитәкче. - Аларны үтәү сроклары һәм күләме абонентларның җылылык өчен түләү-түләмәвенә бәйле. Шул сәбәпле ел саен предприятиедә газ һәм электр энергиясенә түләүләрдә проблема килеп чыга». Шактый гына йортка хәзер җылылык энергиясен исәпләү приборлары куелган. Бу шулай ук ситуацияне уңай якка үзгәртәчәк. Ягу чорына йортларның әзерлеген тикшерү комиссиясе һәм графигы расланган. Тикшерү барышында объектлар гына түгел, ә документация дә тикшереләчәк. Әгәр барысы да яхшы булса, әзерлек паспорты биреләчәк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: