Яшел Үзән

Җитешсезлекләрне ачыклау безнең бурыч

Җәмәгать Советы һәрвакыт көн кадагына караган мәсьәләләрне күтәрә. Менә бу утырышта да шәһәрдә һәм районда санитар чистарту, яшелләндерү; шәһәрдә һәм районда юл хәрәкәтен оештыру; балаларның җәйге ялын оештыру кебек сораулар каралды, шул хезмәтләргә җавап бирүче җитәкчеләр чакырылды. Җәмәгать утырышын шәһәр мэры С.Батин алып барды. Беренче булып шәһәрне чистарту һәм яшелләндерү...

Җәмәгать Советы һәрвакыт көн кадагына караган мәсьәләләрне күтәрә.

Менә бу утырышта да шәһәрдә һәм районда санитар чистарту, яшелләндерү; шәһәрдә һәм районда юл хәрәкәтен оештыру; балаларның җәйге ялын оештыру кебек сораулар каралды, шул хезмәтләргә җавап бирүче җитәкчеләр чакырылды. Җәмәгать утырышын шәһәр мэры С.Батин алып барды.
Беренче булып шәһәрне чистарту һәм яшелләндерү турында Яшел Үзән шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе И.Штин һәм МУП «Экоресурс» җитәкчесе Н.Фәхретдинов чыгыш ясады. И.Штин быел шәһәрне төзекләндерүгә акчаның узган елдагыча бюджетта каралуы турында әйтеп узды, ким дә, артык та түгел. Шәһәрдә һәм районда шәһәрне экологик яктан чистарту ике айлыгында шактый чүп-чар түгелүен, укучыларның, оешма һәм предприятие җитәкчеләренең актив рәвештә өмәләрдә катнашып, шәһәрне кышкы чүп-чардан чистартулары турында сөйләде. Н.Фәхретдинов шәһәрдә көнкүреш калдыкларын түгүне ничек оештырылуын, ничә берәмлек техника эшләве турында бәян итте.
Җәмәгать советы әгъзаларын бәйрәм вакытларында зират тирәләрендә чүп-чарны җыештыру, яңа зират мәсьәләсе, паркларда ял итү урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеп бетмәү, Идел буе ярларының чиктән тыш чүпләнүе кебек мәсьәләләр кызыксындырды. Җәмәгать советы әгъзасы Габделхәмит хәзрәт зиратта мөселманнар белән христианнарның җирләүдә тәртип булмау, мөселман динен тотучы янәшәсенә христиан динле кешене, җирләү, яки киресенчә булуына борчылуын белдерде.
Шәһәрдә һәм районда машиналар торган саен арта бара. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар да җитәрлек. Көн тәртибендә икенче мәсьәлә итеп Җәмәгать советы Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Р.Галиевның чыгышын бик игътибар белән тыңлады.
- Безнең шәһәр Татарстанда машиналар санының артуы белән, Казаннан кала икенче урында. Ә шәһәрдә һәм районда кыскартулардан соң бары 12 инспектор юлларда тәртип саклый.
Юл кагыйдәләрен бозуның иң-иңе булып тизлекне чамадан тыш арттыру тора. Бигрәк тә 18 яшен яңа тутырган, һәм әтиләренең машинасына утырып, төннәр буе шәһәр урамында буталып йөргән, яшь җилкенчәк куркыныч. Монда әти-әниләрнең дә үз балаларын контрольдә тотмаулары, төннәр буена машина кадәр машина тоттырып чыгарып җибәрүләре гаҗәпләндерә. Исерек килеш руль артына утыручылар да җитәрлек. Аларны ачыклау, авыр да түгел кебек, шулай да исерек шофер үзен аек дип тәкрарласа шифаханәгә алып барырга туры килә, ә менә безнең наркодиспансерда исереклелек дәрәҗәсен билгеләү аппараты күп вакыт җимерек була, шуның аркасында бармак белән генә санаулы инспекторларны Казанга җибәреп, дүрт-биш сәгатькә төп эше - юлларда тәртип саклау эшеннән аерып торырга туры килә.
Җәяү йөрүчеләр аркасында да шактый күп аварияләр килеп чыга. Аларның искәрмәстән юлга атылып чыгулары чылбырлы реакция эффектын тудыра, нәтиҗәдә машиналар җимерелә, җәяүле үзе дә тән җәрәхәтләре ала, яки гомере белән хушлаша.
Алга таба да машиналар отыры кимемәячәк. Светофорлар кую, юлларны төзекләндерү эше алып барылачак (Ләкин юллар төзегерәк булган саен тизлек режимын сакламау аркасында аварияләр арта гына бара икән). Бигрәк тә Столичная урамыннан Молодежная урамына борылу бик куркыныч. Аварияләр көн аралаш диярлек булып тора. Җәмәгать советы әгъзалары бу борылышны боҗра формасында ясап булмас микән дигән тәкъдим белән чыкты. Шәһәр мэры С.Батин да бу фикерне куәтләде.
Балаларның каникуллары дәвам итә һәм аларның ялын оештыру бүген иң актуаль мәсьәлә...
Нишләптер Җәмәгать советы утырышына муниципалитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе А. Сафин чакырылган булса да, ни сәбәптәндер, үзе килә алмаган булып чыкты. Аның урынбасары кайда нинди лагерь ачылуын, кайсы сменада ничә бала ял итүен бәйнә-бәйнә сөйләде. Студентларны эшкә урнаштыруда да алар җаваплы, лагерьларга әйдәманнар булып та шактый яшь кеше эшкә урнашкан.
Ә менә мәктәп яшендәге балаларның эшкә урнашуы турында Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәге җитәкчесе И.Никифорова сөйләде. Балаларга үз хезмәтенең әҗерен тоеп карау мөмкинлеген булдыру тулысынча аларга бәйле. Шулай ук мәшгульлек үзәге балага эшкә урнашкан өчен хезмәт хакына тагын 850 сум өстәп тә түли икән әле. Бүгенге көнгә 504 бала эшкә урнаштырылган.
Җәмәгать советы һәр чыгыш буенча тиешле карарлар кабул итте. Җитешсезлекләрне бетерүдә тәкъдимнәр кертте. Киләсе утырыш август аена тәгаенләнде.

Илдар Габидуллин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: