Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Иске традиция димәгез

2012 елда иске традиция яңартылды: гомуми белем бирү мәктәпләре базасында күп еллардан бирле беренче тапкыр балаларның хезмәт һәм ял лагерьлары эшләде. 14 яшьтән өлкәнрәк 500 яшүсмер егет һәм кыз шәһәр һәм районның 22 мәктәп базасында ял итте һәм бер үк вакытта акча да эшләде. Мондый төр лагерьны оештыручылар фикеренә караганда,...


2012 елда иске традиция яңартылды: гомуми белем бирү мәктәпләре базасында күп еллардан бирле беренче тапкыр балаларның хезмәт һәм ял лагерьлары эшләде. 14 яшьтән өлкәнрәк 500 яшүсмер егет һәм кыз шәһәр һәм районның 22 мәктәп базасында ял итте һәм бер үк вакытта акча да эшләде. Мондый төр лагерьны оештыручылар фикеренә караганда, хезмәт күнекмәләренә өйрәнгән укучылар эштән дә, ялдан да канәгать калган.

Әлифел Таразова

Яшүсмерләр, нигездә, мәгариф учреждениесе һәм аңа беркетелгән территорияне җыештыруда катнашты. Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең ялы, сәламәтләнүе һәм буш вакытын файдалы үткәрүе программасы нигезендә яшүсмерләр хезмәт һәм ял лагерьларында ял иткән өчен кесәсеннән сукыр тиен дә түләмәде.
Дөрес, җәйге каникул көннәрендә балаларның зур күпчелеге сәламәтләндерү лагерьларында ял итүне кулай күрде. Җәйге каникул чорында 4160 бала оешкан төстә ял итте, ел ахырына кадәр тагын 1000нән артык бала мәктәпләрдә һәм шифаханәләр базасында оештырылган лагерьда ял итәргә өлгерәчәк.
- 4 июньнән башлап шәһәр һәм район территориясендә 22 мәктәптә 2270 урынга балалар өчен көндезге ял лагеры оештырылган иде, - дип сөйли Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин. Ул предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбедә Горький исемендәге мәдәният сараенда үткәрелгән киңәшмәсендә чыгыш ясады. - Мәктәптә оештырылган лагерьларда алдынгы тәҗрибәне ачыклау һәм аны тарату максатыннан, тәрбия эшчәнлегенең иң яхшы компьютер презентациясенә бәйге оештырылган иде. Анда I урынны Осиновоның С.Гыйматдинов исемендәге гимназиясе (лагерь начальнигы Э.Латыйпова) яулады. II һәм III урыннарны Васильевоның 1нче мәктәбе (В.Габдрахманова) һәм 10нчы гимназия (Л.Гурьянова) бүлеште.
Мәктәп укучылары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган профильле лагерьларда да ял итү бәхетенә иреште. 9 сәләтле бала Анападагы «Прометей» лагерында ял итеп кайтса, 11 укучы «Мирас-2012» Татарстан варислары активының Анапа шәһәрендәге «Витязево» лагерында узган республика сборында катнашты.
Шулай да балаларның иң яраткан ял итү урыны - үзебездә күп еллар дәвамында эшләп килүче сәламәтләндерү лагерьлары. 5 стационар лагерьда - «Чайка», Муса Җәлил исемендәге, «Горьковец», «Сосновый бор» һәм «Васильевский»да (соңгы икесе шифаханә базасында) 1320 бала (720се - сәламәтләндерү сменасында, 600е - сәләтле балалар өчен оештырылганында) сәламәтлеген ныгыткан.
«Форпост» - республика хокук тәртибен саклау хәрәкәте яшь активистларының җәйге ялын беренче мәртәбә безнең районда оештыруны да уңай күренеш буларак билгеләп үтәргә кирәк. Яшьләр 18 көн дәвамында төрле спорт ярышларында да катнашты, теория буенча да белемен ныгытты. Полиция һәм «Барс» оператив отряд хезмәткәрләре яшьләрне, дөрес атларга, пневматик коралдан атарга, окоп казырга гына өйрәтеп калмыйча, сугыш коралыннан ату һәм штыкка-штык килеп сугышу күнекмәләренә дә өйрәтте. Мәдәни программа да яшьләрне кызыксындырырлык итеп оештырылуы белән истә калыр.
Ямьле җәй дәртле җыр-биюләре, кызыклы спорт ярышлары белән артта калды, әмма балаларның ялын оештыручылар көзге каникул көннәрендә эшләячәк лагерьларны оештыру хәстәренә кереште. Көзге каникул көннәрендә 800 бала мәктәп базасында оештырылган лагерьга путевка алса, 200 бала шифаханә базасындагы лагерьга юл тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев