Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Имин кышларбыз дигән ышаныч бар

Узган атнада, Горький исемендәге мәдәният сараенда Яшел Үзән шәһәр Советының чираттагы сессиясе булды. Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Л.Барышев, оешма-предприятие җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары катнашты. Сессия каравына 14 мәсьәлә чыгарылды. Беренче булып, 2012 елның алты аенда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары турында шәһәр башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе И.Әлмөхәммәтова хисап тотты....


Узган атнада, Горький исемендәге мәдәният сараенда Яшел Үзән шәһәр Советының чираттагы сессиясе булды. Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Л.Барышев, оешма-предприятие җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары катнашты.

Сессия каравына 14 мәсьәлә чыгарылды. Беренче булып, 2012 елның алты аенда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары турында шәһәр башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе И.Әлмөхәммәтова хисап тотты.
Шулай ук сессиядә муниципаль оешмаларның хезмәтләренә тарифларны билгеләү тәртибен раслаган карарның үтәлеше, муниципаль хезмәттә булганнарның керемнәре һәм күчемсез милекләрне күрсәтү положениесе проекты, яңа барлыкка килгән урамнарга исемнәр кушу турында чыгышлар тыңланды.
Иң ахырдан ТКХ департаменты җитәкчесе урынбасары Илья Блоговещенский 2012 елда күп катлы йортларда капиталь ремонт, 2013 елга планнар, ягулык чоры турында сөйләде.
Быел 15 сентябрьдә үк ягу сезоны башка елларга караганда бик күпкә иртә башланды. Бу шәһәрдәшләребезне салкын тидереп шифаханә юлын таптаудан коткарды. Шулай да муниципаль берәмлек балансында булган җылылык челтәрләре шактый тузган, аларны басым астында сынаган чагында 5 җирдән тишелеп чыккан. Тиз арада төзәтеп, ямап куйганнар. Быел 2,5 км торбаларны яңаларына алмаштырганнар. Барлык күп катлы йортлар үз вакытында «әзерлек паспортлары» алуга ирешкән. Димәк, кышкы чорны зур аварияләрсез үтәрбез дигән ышаныч бар.
2012 елда барлыгы 30 күп катлы йорт капиталь ремонтланды. Бу 104,2 мең квадрат метр дигән сүз. Шул максатка 169,3 млн сум акча тотылган. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга кимрәк. Башка йортларга ясала торган ремонтка хилафлык китермичә, 10 млн сумнан артык акчаны экономияләүгә ирешкәннәр. Бу тагын ике йортка ремонт ясарга мөмкинлек биргән. Беренчесендә инде эш төгәлләнгән, икенчесендә 1 ноябрьгә төгәлләргә чамалап торалар.
2013 елга да капиталь ремонт программасы проекты эшләнгән. Әлегә 10 күп катлы йортка комплекслы ремонт, 11 йортның түбәсен, 6 йортта 21 лифт алмаштыру планлаштырыла. Әлегә ремонт өчен шәһәр казнасына акчалар килеп җитмәгән, ул февраль айларында булыр дип көтелә, менә шуннан соң инде, төгәл программа кабул ителәчәк.
И.Илгиз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев