Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

ИҢ БЕРЕНЧЕЛӘРНЕҢ БЕРСЕ

Гаҗәп тә тыйнак кеше булып чыкты Шамил Хатип улы Ганиев. Кешене хезмәте күрсәтә инде, дип кенә әйтте ул миңа, үзе турында сөйләвен үтенгәч. Аерым игътибарга ияләшмәгән, күрәсең. Аның урынында башка берәү булса, мин дип чәчрәп алга чыгар иде, югыйсә. Ганиевның хезмәт юлында хәлиткеч вакыйгалар шактый булган. Заводтагы эшләре турында әңгәмә...


Гаҗәп тә тыйнак кеше булып чыкты Шамил Хатип улы Ганиев. Кешене хезмәте күрсәтә инде, дип кенә әйтте ул миңа, үзе турында сөйләвен үтенгәч. Аерым игътибарга ияләшмәгән, күрәсең. Аның урынында башка берәү булса, мин дип чәчрәп алга чыгар иде, югыйсә. Ганиевның хезмәт юлында хәлиткеч вакыйгалар шактый булган. Заводтагы эшләре турында әңгәмә алып барганда аңлашылды бусы.

Ильяс САЛИХҖАН

Яңа заводның беренче цехында беренче фрезерлаучы булып эшли башлый ул! Мондый беренчелек үзе дә күкрәк кагарлык бит! Предприятиене Яшел Үзәннең машина төзү заводы дип авыз тутырып әйтсәләр дә, әле аның төзелеш мәйданын хәтерләткән кереш елы - 1981 ел була бу. Инструментлар ясарга тиешле шул беренче цехның бер башында төзүчеләр идән җәеп килсә, икенче башында завод эшчесе станоклар гөрләтә башлый инде. Завод дигән катлаулы хуҗалыкның менә шул башлангыч чорын Шамил Хатип улы яратып искә ала. Бар да эшче кулыннан тора әле һәм, әлбәттә, кемнең нәрсә булдыра алуы бигрәк тә ачык күренә ул чакта. Останың осталыгын эше күрсәтә, дигән фикер әллә соң менә шул вакытта ук туды микән аның күңелендә? Һәрхәлдә, гомер буе тугры калган ул аңа.
Бер ел чамасы үткәч, яңа заводның сынау цехы да эшләп китә. Бик кызыга Шамил Хатип улы (рәсемдә сулдан икенче) мотор сынаучылар хезмәтенә. Үз вакытында техникумда белем алган яшь кешенең яңалыкка тартылуы табигый, әлбәттә. Ул механик-сынаучы булып эшли башлый. Казандагы мотор төзү берләшмәсендә ясап җыелган яңа моторга җан кертү дисәң дә ярый биредәге сынаучы эшен. Катлаулы да, кызыклы да үзе. Катлаулы булмый ни! Зур очкычны һавага күтәрүче двигательнең бер төре ич ул. Конструкциясе шул ук булса, бусы керосин урынына газ ягып хәрәкәткә китерелә. Аермалары шул гына.
Күп кеше эшли торган җирдә дә тырыш кешенең фидакарьлеге күренми калмый. Көннәрдән бер көнне, цех җитәкчесе Шамил Хатип улына механик булып эшләргә тәкъдим итә. Гаять зур җаваплылык бу, беренче чиратта. Көн-төн эшли торган бөтен бер бүлек хезмәте өчен үзе җавап бирәчәк бит ул. Бөтен цех хуҗалыгын төзек тотуга юнәлдерелә бүлек эше. Мотор тавышын сүндерергә тиешле глушительләрне төзәтеп торуы - иң нык бимазалаганы булгандыр, мөгаен. Бигрәк тә салкын кыш көннәрендә еш ватыла глушитель. Нишлисең, сынауларны тоткарларга ярамый - төн дип тә, ял көне дип тә тору юк, чарасын күрергә туры килә... Сынау стендын, моторларны күтәртү краннарын, су-май челтәрләрен карап торырга кирәк тагын. Бик тә мәшәкатьле механик бүлеге эше. Шамил Хатип улы, берсендә, цех җитәкчесенә үзе карамагындагы эшчеләргә яңа кызыксындыру чарасын кертергә тәкъдим итә: әгәр төзекләндерүче слесарь эшләмәсә, ягъни ул карый торган җиһазлар ватылмаса - аңа премия түләргә кирәк, ди ул. Бер тотынган эшен берәгәйле итеп башкарырга тырышачак бит төзекләндерүче. Кыю яңалык кертелә һәм әйбәт нәтиҗә дә бирә. Әмма үзгәрүчән замана гына бутап куя эшләрен.
Мин Шамил Хатип улыннан үзенең эшендә һәм шуның белән бәйле шәхси тормышында исендә калган иң кызыклы вакыйганы сорагач ул:
- Механик эше табиб эше белән бер дияргә ярыйдыр, минемчә. Сау кеше табиб янына керми бит инде. Механикны да механизм ватылгач чакыралар. Кыскасы, һәрчак яңалык көтә аны эшендә. Ә шәхси тормышка килгәндә, фатир алуым истә калды дияр идем мин. Йөргән кызым Гөлсинә белән никахлашып иртәгә туй ясыйбыз дигән көнне профкомга чакырып, яңа фатир ачкычын тоттырдылар безгә. Моны онытып булмый, билгеле! - дип җавап бирде.
...Яшел Үзән машина төзү заводы - Казандагы зур берләшмәнең филиалы. Тегесендәге үзгәрешләр безнең шәһәрдәгесенә дә йогынты ясый. Мисалга, сынау цехына, моторларны сынагач, аларны заказчыга җибәрергә әзерләү буенча яңа эш тә йөкләнелә. Бусына да кулы ятырын алдан белгәндәй, цех җитәкчесе Ганиевка тагын менә шул четерекле эшне алып барырга тәкъдим итә. Һәм ялгышмый. Эштән тәм таба белгән Шамил Хатип улының бер эштә дә сынатмавын аның күп төрле Мактау грамоталары һәм берләшмәдән бирелгән бүләкләре дәлилли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев