Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Бюджетка күпме акча кергән

Елның беренче яртысында шәһәр предприятие һәм оешмалары 7724,7 миллион сумлык продукция эшләп чыгарган, эш башкарган һәм хезмәт күрсәткән. Шәһәр территориясеннән озатылган продукциянең 50 проценттан артыгы бюджетка иң күп акча кертүче предприятиеләргә - Серго исемендәге һәм Горький исемендәге заводларга һәм Яшел Үзән сөт комбинатына туры килә. Болар хакында Яшел Үзән шәһәр...

Елның беренче яртысында шәһәр предприятие һәм оешмалары 7724,7 миллион сумлык продукция эшләп чыгарган, эш башкарган һәм хезмәт күрсәткән.

Шәһәр территориясеннән озатылган продукциянең 50 проценттан артыгы бюджетка иң күп акча кертүче предприятиеләргә - Серго исемендәге һәм Горький исемендәге заводларга һәм Яшел Үзән сөт комбинатына туры килә. Болар хакында Яшел Үзән шәһәр Советының 17 октябрьдә Горький исемендәге мәдәният сараеның конференцияләр залында узган VIII сессиясендә мәгълүм булды.
«2011 елның беренче яртысында Яшел Үзән шәһәренең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында» мәсьәләне тикшергәндә шәһәр башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Дания Кәлимуллина белдергәнчә, елның беренче 6 аенда икътисадның төзелеш, транспорт, элемтә кебек тармаклары тотрыклы эшләгән. Горький исемендәге заводта (120%), Яшел Үзән сөт комбинатында (126%), «ПКФ «Полюс» ширкәтендә (141%) продукция җитештерү күләме арткан. Ел башыннан бирле эшсезләр саны 0,8 процентка кимегән һәм 1111 кеше тәшкил итә. Әмма елның беренче 6 аенда предприятие һәм оешмаларның 38 проценты зыянга эшләгән, зыян.
Әлифел Таразова

Язманың тулырак вариантын газетаның 93нче санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250