Яшел Үзән

1700 бала I сыйныфка барырга әзерләнә

Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсе, һәрвакыттагыча, Горький исемендәге мәдәният сараенда узды. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Сергей Батин алып барды. Район башлыгы узган атнада булган мөһим вакыйгаларга анализ ясаудан башлады киңәшмәне. Атна вакыйгаларга бай булуы белән тарих битенә кереп калыр. Биатлон буенча Олимпия чемпионы Александр Тихоновның районга килүе -...

Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсе, һәрвакыттагыча, Горький исемендәге мәдәният сараенда узды. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Сергей Батин алып барды.

Район башлыгы узган атнада булган мөһим вакыйгаларга анализ ясаудан башлады киңәшмәне. Атна вакыйгаларга бай булуы белән тарих битенә кереп калыр. Биатлон буенча Олимпия чемпионы Александр Тихоновның районга килүе - иң әһәмиятлеләреннән берсе. Зур спортчы белән районда биатлон трассасы төзү турында җитди сөйләшү булган. Горький исемендәге заводның суга чираттагы кораб төшерүе, районда сабан культураларын чәчүне төгәлләү, күп балалы гаиләләргә теркәлгән (яшәгән җирдә түгел) урыннарында җир кишәрлекләре бүлеп биреләчәге, Горький исемендәге мәдәният сараенда «Йөрәктән йөрәккә» концертының уңыш белән үтүе турындагы хәбәрләр киңәшмәдә катнашкан һәр кеше күңелендә җылы тәэсир калдыргандыр, мөгаен.
25 майда мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен булып узган соңгы кыңгырауда яңгыраган саннар хакында ишетү тагын да күңелле һәм бу хакта кат-кат кабатлау да һич артык булмастыр. Барыбыз да белеп торыйк: быел районда 712 укучы урта мәктәпне тәмамлый, ә сентябрьдә 1700 бала (!) I сыйныфка укырга керергә әзерләнә. Балаларның күбрәк тууы тормыш-көнкүрешнең яхшыра баруына ачык бер мисал. Киңәшмәдә яңгыраган җитәкчеләр чыгышларында да бүгенге яшәешебезгә кагылышлы уңай мисаллар аз түгел.
Октябрьский авыл җирлеге башлыгы Юрий Туров докладыннан мәгълүм булганча, ошбу җирлектә 2949 кеше яши. Былтыр җирлеккә өстәмә рәвештә 4674329 сум акча кергән. Салым һәм салым булмаган табыш 256 процентка үтәлгән: план буенча 2354300 сум акча керергә тиеш дип фаразлаган булсалар, фактта 7 миллион сум акча кергән. Халык күп яшәгән җирлектә эшлисе эшләре дә байтак: чүп-чар җыюны һәм аны утильләштерүне тулы күләмдә җайга салырга, юлларны тәртипкә китерергә һәм чистарту корылмасы төзергә кирәк. Соңгысына миллионлаган сум акча кирәк булачак.
Яшел Үзән башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин информациясеннән күренгәнчә, шәһәрдә урамнарны-юлларны ремонтлауга март аенда ук керешкәннәр һәм, аварияләрне булдырмау максатыннан, чокыр-чакырларга кирпеч түшәгәннәр. Апрель башыннан чын-чынлап ремонт эшенә тотынганнар.
«Торак-коммуналь хуҗалык департаменты» МБУ җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Благовещинский һавадан узучы элемтә линияләрен җир астындагы кабель канализациясе буйлап сузу турында сөйләде. «Таттелеком» җәмгыятенең Яшел Үзән филиалы җитәкчесе Евгений Носков чыгышы авыл җирендә интерактив телевидениене үстерүгә багышланды. Пенсионерлар өчен «Таттелеком» җәмгыятенең «социаль» тариф кертергә әзерләнүе дә мактауга лаек гамәл.
Әлифел Таразова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: