Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Яшел Үзәндә Мәүлет гөрләп узды

Көн салкын дип тормады яшел үзәнлеләр, узган шимбәдә Горький исемендәге мәдәният сараенда узган Мәүлет кичәсенә зал тутырып җыелышты. Күңелләрен иман нуры җылытты, бер-берсен ихлас бәйрәм белән котлашты алар. Бәйрәм Яшел Үзән хәзрәтләре чыгышы белән башланып китте. Район мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтуллин үз чыгышында Яшел Үзән җәмигъ мәчете төзелешенә аерым тукталып, комплекста...

Көн салкын дип тормады яшел үзәнлеләр, узган шимбәдә Горький исемендәге мәдәният сараенда узган Мәүлет кичәсенә зал тутырып җыелышты. Күңелләрен иман нуры җылытты, бер-берсен ихлас бәйрәм белән котлашты алар.

Бәйрәм Яшел Үзән хәзрәтләре чыгышы белән башланып китте. Район мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтуллин үз чыгышында Яшел Үзән җәмигъ мәчете төзелешенә аерым тукталып, комплекста булачак оешмалар белән таныштырды. Җәмигъ мәчете карамагында мәетне мөселманча күмү бүлеге, кибетләр, мөселман балалар бакчасы, мәдрәсә булачагы да мөселманнарны шатландыра. Кичәнең иң матур өлеше, әлбәттә, балалар чыгышы. Шәһәребезнең 16нчы татар мәктәбендә укучы балаларның дини темага чыгышы, матур җырлары һәркемнең күңеленә сары май булып ятты. Я Раббым, барчабызның да балалары, шушы балалар кебек, изге күңелле, иманлы булсалар иде дә җәмгыятебезгә лаеклы булып яшәсәләр иде!

"Раян" төркеме Яшел Үзәндә беренче тапкыр чыгыш ясады. Беренчесе, әмма соңгысы булмас, диделәр Мәүлет кичәсен оештыручы "Мөслимәләр" җәмгыяте вәкилләре.

Гүзәл Минһаҗева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев