Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Яшел Үзәндә Коръән укучылар бәйгесе

Менә Коръән укучыларга да шатлыклы көн якынлаша. 20 апрельдә шәһәр мәдрәсәсендә бәйге оештырыла. Анда район авылларыннан (Олы Ачасыр, Бакырчы, Татар Танае) һәм шәһәр мәктәпләреннән (5нче гимназия, 7 һәм 16нчы мәктәпләр) 3 яшьтән алып XI сыйныфка кадәр укучылар катнаша ала. Аларның саны җитмешкә җитәр дип тора оештыручылар. Катнашучыларны жюри әгъзалары ике...

Менә Коръән укучыларга да шатлыклы көн якынлаша. 20 апрельдә шәһәр мәдрәсәсендә бәйге оештырыла. Анда район авылларыннан (Олы Ачасыр, Бакырчы, Татар Танае) һәм шәһәр мәктәпләреннән (5нче гимназия, 7 һәм 16нчы мәктәпләр) 3 яшьтән алып XI сыйныфка кадәр укучылар катнаша ала. Аларның саны җитмешкә җитәр дип тора оештыручылар. Катнашучыларны жюри әгъзалары ике төркемгә бүлеп сынаячак. Хөкемдарлар арасында ТР Диния нәзарәте вәкиле дә бар. Бәйгедә катнашкан балаларга оста итеп Коръән вәгазьләре уку биременнән тыш төрле викторина сорауларына да җавап бирергә туры килер. Соңыннан иң осталар һәм тырышлар билгеләнәчәк (7 урын). Бәйге иртәнге унда башлана. Рәхим итегез, мөхтәрәм мөселман кардәшләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев