Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Яшел Үзән районының Бакырчы авылында Коръән укучылар бәйгесе үтте (+фотолар)

Бакырчы авылында балалар һәм өлкәннәр өчен "Иман  нуры" укулары уздырылды. Тирә - як авыллардан шактый гына балалар,  имамнар һәм дәрәҗәле дин әһелләре җыелды. Балаларга сораулар биреп  аларның дин өлкәсендә белем дәрәҗәләре тикшерелде, өстәмә дини  мәгълүматлар бирелде. Казанның "Ярдәм" мәчетендә шөгыльләнүче   дөм сукыр ике яшүсмернең керләнгән  күңелләребезне дә тетрәндерерлек итеп Коръән ...

Бакырчы авылында балалар һәм өлкәннәр өчен "Иман 

нуры" укулары уздырылды. Тирә - як авыллардан шактый гына балалар, 

имамнар һәм дәрәҗәле дин әһелләре җыелды. Балаларга сораулар биреп 

аларның дин өлкәсендә белем дәрәҗәләре тикшерелде, өстәмә дини 

мәгълүматлар бирелде. Казанның "Ярдәм" мәчетендә шөгыльләнүче   дөм сукыр ике яшүсмернең керләнгән 

күңелләребезне дә тетрәндерерлек итеп Коръән укуларын Аллаһы Тәгаләнең 

безгә гыйбрәте дими ни диясең.

Җыелып Җәмәгать намазы уку, мөфти ярдәмчесе Илдар хәзрәт Баязтовһәм  Яшел Үзән районы мөхтәсибе

Габделхәмит хәзрәтнең гыйбрәтле һәм үтемле вәгазьләрен тыңлау үзе нур 

өстенә нур иде. Бу, балалар өчен - мәктәп тәрбиячеләре дә көнләшерлек итеп 

оештырылган зур тәрбия чарасы булды. Кечкенәдән шундый гүзәл нәрсәләр 

укытып, төпле дини тәрбия алган бу балаларның язгы ачык күк кебек саф 

күңелләре, иншаллаһ,. Һәрвакыт гүзәл һәм күркәм нәрсәләрне генә яратып 

үсүләренә нык ышанасы килә.

Бу балалар киләчәктә әле бу авылны гына түгел, тирә - юнебезне дә 

нурландырып балкытып торачак, чөнки бу балаларның күңелләре якты, саф 

һәм нәкъ Тукай әйткәнчә:

"Пакь җаның һәм пакь тәнең - барлык вөҗүдең пакь синең,

Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап - ак синең."

Дөресен әйткәндә, юлсыз, җайсыз урында булса да, күңел күзе белән 

карасаң нурлы, якты икән Бакырчы авылы.  Пәйгамберебез с.г.в.: "Сезнең 

хәерлеләрегез бер - бергезне таныган хәлдә изге гамәлләрдә 

ярышучыларыгыз", дигән.  Бик вакытлы итеп күркәм һәм файдалы мәҗлес 

оештыргансыз Әнәс хәзрәт һәм Хәлимә ханым. Рәхмәт сезгә!

Алмаз Шәйхнуров.

Күгәй авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев