Яшел Үзән

Яшел Үзән мәчетендә гарәп каллиграфиясе буенча мастер-класс булды

Яшел Үзән шәһәренең Җәмигъ мәчетендә мәктәп каникулларының беренче көнендә кызлар өчен гарәп каллиграфиясе буенча мастер-класс узды.

Мастер-классны дизайнер, күп кенә мөселман картиналары һәм шамаильләр авторы Гөлназ Сәлахова үткәрде.

Җәмигъ мәчете, катнашкан кызлар һәм аларның әти-әниләре Гөлназ Сәлаховага, Камилә Окатьевага чараны оештырган һәм уздырган өчен рәхмәтле!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: