Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Хатын-кызларга зиратка барырга ярыймы?

Элек-электән бу мәсьәләгә карата ике төрле фикер йөртүче бар.

Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча, хатын-кызга зиратка бару рөхсәт ителә.

Ярамый, дип әйтүчеләр моны Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)нең: «Каберләрне зиярәт кылган хатын-кызларга Аллаһның фәрештәләре ләгънәт укырлар», – дигән хәдисенә таянып әйтәләр.

Әмма Пәйгамбәребезнең икенче бер хәдисендә: «Мин элек тыйганны рөхсәт иттем», – диелә.
Элек җаһилият заманында хатын-кызлар тиешенчә киенә, госел тәртипләрен үти белмәгәннәр. Шул вакытта зиратка бару аларга тыелган булган. Соңыннан рөхсәт ителә.

Бер хатын‑кыз зиратта елап утырганда, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңарга, ник елыйсың, кабер янында еларга ярамый, ди. Нишләп кабер янында утырасың дими.

Хәдисләрдән без Гайшә анабызның да энесе Габдулла өчен кабер янында дога кылуын беләбез.

Шуңа да хатын‑кыз госелле булса, башына яулыгын бәйләсә, тиешле итеп киенсә (бөтен җире капланган булса), күрем вакыты булмаса, зиратка барырга ярый.
 

Дин вә мәгыйшәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев