Хәрам һәм мөбарәк айларда ураза
Рамазан аенда ураза тотудан тыш, Аллаһның Илчесе салләллаһү гәләйһи вә сәллам шулай ук мөхәррәм, шәгъбан һәм раҗәб айларында өстәмә уразаларга аерым игътибар биргән.
Ләкин ул Рамазаннан башка бер айда да өзлексез ураза томаган. Аллаһның Илчесе «ай буе» ураза тоткан дигән риваятьләрне «айның күп өлешен» дип аңлау дөресрәк булыр.
Сәхабә Усәмә ибне Зәйд Пәйгамбәребезгә мөрәҗәгать итеп: «Йә Аллаһның Илчесе, мин синең шәгъбандагы кебек ураза тотуыңны күргәнем булмады», – дигән. Моңа Пәйгамбәребез: «Кешеләр раҗәб белән рамазан арасындагы айга игътибарсыз. Югыйсә, гамәлләребез нәкъ шушы айда Раббыбызга ирешә. Мин гамәлләремнең Аңа ирешүен телим һәм шуңа күрә ураза тотам», – дип җавап биргән. (Әхмәд, ән-Нәсәи).
Хафиз ибне Хаҗәр әл-Әскаләни фикеренчә, «әлеге хәдис раҗәбнең рамазан белән тиң булуын күрсәтә, һәм кешеләр раҗәб аенда рамазандагы кебек гыйбадәт кыла, ә шәгъбанга илтифатлы түгел. Һәм шул сәбәпле Пәйгамбәребез шәгъбанда ураза тоткан. Әлеге хәдис шулай ук раҗәб аендагы уразаның дәрәҗәсенә ишарәли, бу хакта сәхабәләргә билгеле булган һәм алар аны үтәгән» («Табгин әл-гүҗәб»).
Бөек хәдис белгече имам ән-Нәвәви болай язып калдырган: «Безнең кардәшләр (шәфигый галимнәр), хәрам айлар – зө-л-кагъдә, зө-л-хиҗҗә, мөхәррәм һәм раҗәб айларында ураза тоту киңәш ителә, ә аларның иң яхшысы мөхәррам аендагысы, дигән» («әл-Мәҗмүг»).
Имам Шәмсетдин әр-Рамли «Ниһаятүл-мухтаҗ» (3/211) китабында болай дип яза: «Белеп тор: Рамазаннан соң ураза тоту өчен хәрам айлар (зө-л-кагъдә, зө-л-хиҗҗә, мөхәррәм һәм раҗәб) – иң яхшысы. Аларның да иң яхшысы – мөхәррәм, аннан соң раҗәб. Бу нәтиҗә, башка тыелган айларга караганда раҗәбкә өстенлек биргән галимнәр белән булган каршылыктан чыгу юлы. Аннан соң калган айлар килә, һәм алар тигез; аннан соң шәгъбан килә», – дип яза.
Аллаһ яхшырак белүче!
Мәгълүмат «Ислам через призму хадисов» китабына таянып әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев