Васильевода Мәүлид кичәсе
Якшәмбе көнне Васильевода мәдәният сараенда күңелле вакыйга булып узды.
Мөселман даирәсе Мәүлид кичәсенә җыелды. Кичәнең төп оештыручылары - Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге һәм бистә мәчете булды. -Максатыбыз халыкка динне ирештерү, әхлакны үстерү, күңел тынычлыгы табу, - диде әлеге бүлекнең баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев. - Республиканың күп районнарында булдык инде, халык белән очраштык.
Кичәдә яңгыраган үтемле вәгазьләр, эчтәлекле мөнәҗәтләр һәркемнең күңеленә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев