Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Быелгы рамазан ае нәрсә белән үзенчәлекле?

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә узган матбугат очрашуында шул хакта сөйләштеләр.

Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары:

– Рамазан шәриф аенда барча җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар исә чылбырга утыртыла. Шуңа күрә шушы айны күбрәк изге гамәлләр кылып уздырсак иде. Быел Казанның 47 мәчетендә ифтарлар уздырылачак. Казанның иң борынгы «Мәрҗани» мәчетендә исә күмәк тәравих намазлары Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы – Дубайдан килгән танылган мөселман галиме Мамун ар-Рави җитәкчелегендә укылачак. Традицион республикакүләм ифтар 19 мартта «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узачак.

Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы:

– Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы зәкят түләү өчен нисаб күләме билгеләгәч, «Бу акчалар кая китә икән соң? Хәзрәтләр аны үзләренә җыеп утырамы әллә?» – дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Фитыр сәдакасы фәкыйрьләргә һәм аз керемле мөселманнарга түләнә. Фитыр сәдакасын мәдрәсәнең яки мәчетнең матди ихтыяҗлары өчен түләргә ярамый. Фидия сәдакасын ураза тотарга сәламәтлеге, мөмкинлеге булмаган кеше бирә. Ул ураза тотмаган һәр көн өчен билгеле бер күләмдә сәдака бирергә яки бу акчага берәр мохтаҗны ашатырга тиеш.

Булат Мәрданов, «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе:

– Республикада ел саен «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны уздырыла. Узган ел әлеге марафон кысасында 34 балага һәм 36 өлкән кешегә ярдәм иттек. Узган ел рамазан аенда 1,7 миллион сум фитыр сәдакасы, 850 мең сумнан артык фидия җыелды. Мохтаҗ гаиләләргә 4 тоннага якын авырлыктагы 600 азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Быел фонд 80 мохтаҗ кешегә 5 миллион сумлык ярдәм күрсәтергә планлаштыра. Әлеге изге эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр «Зәкят» фонды сайтына кереп, анда күрсәтелгән реквизитлар буенча сәдака күчерә ала.

Айгөл Биктимерова, мөфтиятнең Социаль үсеш бүлеге җитәкчесе:

– Быел рамазан аенда өченче тапкыр «Нурлы Рамазан» бәйгесе уздырылачак. Әлеге чараны изге айның килүен ураза тотучы, намаз укучы мөселманнар гына түгел, республикада яшәүче башка халыклар да: «Рамазан ае җиткән икән, рамазан уразасын тота башлаганнар икән», – дигән уй белән яшәсен, алар да бу турыда белсен, үзләре дә шушы рамазан ае кыйммәтләрен өйрәнеп, шуңа тартылсыннар, дигән ният белән башлап җибәрдек. Төп таләп – биналар ислам һәм рамазан символикасын кулланып бизәлергә тиеш. Җиңүчегә төп бүләк – Хаҗга юллама. Узган ел аны Кукмара районының Туембаш авылында яшәүче Мөкминә Хәбибуллинага тапшырдык. Бәйге шартлары турында тулырак мөфтият сайтына кереп яки (843)237-86-18 номерына шалтыратып белешергә мөмкин.

(Кыскартып алынды)

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев