Яшел Үзән

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: Җәмгыятькә файда китерә торган затлар булсыннар

Васильевоның Җәмигъ мәчетендә күптәннән урнашкан күркәм гадәт бар: биредә теләге һәм матди мөмкинлеге булган мөселман кардәшләребезне Корбан бәйрәме алдыннан хаҗ кылырга зурлап озаталар һәм, билгеле бер вакыт узгач, хаҗ сәфәреннән кайтучыларны, кадерле кунак кебек, корбан чалып, мәҗлес оештырып, барысы бергәләп каршы алалар. Халкыбызның соңгы вакытта урнашкан шушы гүзәл башлангычын быел...


Васильевоның Җәмигъ мәчетендә күптәннән урнашкан күркәм гадәт бар: биредә теләге һәм матди мөмкинлеге булган мөселман кардәшләребезне Корбан бәйрәме алдыннан хаҗ кылырга зурлап озаталар һәм, билгеле бер вакыт узгач, хаҗ сәфәреннән кайтучыларны, кадерле кунак кебек, корбан чалып, мәҗлес оештырып, барысы бергәләп каршы алалар. Халкыбызның соңгы вакытта урнашкан шушы гүзәл башлангычын быел да шулай матур итеп дәвам иттеләр.

Быел Васильево бистәсеннән 3 хатын-кыз хаҗ кылырга барган, шуларның икесе - Фирая Хуҗина һәм Хәтимә Галәвиева туган җиргә инде әйләнеп тә кайтты. Узган җомгада Җәмигъ мәчетендә аларның, хаҗ кылып, туган җиребезгә исән-имин әйләнеп кайтуы хөрмәтенә бәйрәм табыны әзерләнгән иде. Әмма башта, һәр җомгадагы кебек, барысы бергәләп, Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин вәгазьләрен тыңлады, җомга намазын укыды һәм ахырда бары тик хәләл ризыклардан әзерләнгән табын артында хуш исе бөркелеп торган токмачлы аш, тәмле пылау белән сыйланды. Безне, район газетасы журналистларын, хаҗияләрнең хаҗда алган тәэсирләре, уй-фикерләре кызыксындырды.
- Хаҗ кылырга күптәннән барырга җыенсак та, бары тик менә быел хаҗ кылырга насыйп булды, - дип сүз башлады Фирая Хуҗина белән Хәтимә Галәвиева. - Без бер-беребезгә таяныч, иптәш булдык, гел бергә йөрдек, чын дуслыгыбызны күреп: «Игезәкләрме, бертуганнармы сез?» - дип сораучылар күп иде. Өстән зур йөк төште. Ерак юлга, изге сәфәргә чыгар алдыннан, һәр кешегә хас булганча, бездә дә билгеле бер курку, башкарып чыга алырбызмы дигән, шөбһәләнү бар иде анысы, әмма Аллаһы Тәгалә, хаҗ кылып, исән-имин кайтып җитәргә насыйп итте, юллар уң булды. Анда күргән рәхәт көннәрне, матур тәэсирләрне, эчке кичерешләрне, кайгырту-игътибарны, искиткеч зур рухи азык алуыбызны аңлатырга сүз байлыгы җитми. Башта Казаннан Стамбулга очтык, аннары - Мәдинәгә. Мәдинәдә азан тавышлары яңгыраганда йөрәкне рәхәт шатлык хисләре чеметтереп ала, бөтен тән, гәүдә буйлап шатлыклы хисләр ташкыны йөгерә, ирексездән, күзләргә яшь тыгыла.
- Халык күп, шуңа күрә авырлыкларга әзер булып барырга кирәк диләр.
- Мәдинәдә дә, Сафа тавында, Минада да, чыннан да, халык күп, әмма этеш-төртеш, ашыгу-кабалану юк. Һәркайда тәртип. Һәм чисталык. Авырлык бер дә күрмәдек. Палаткаларда да җылы иде. Көндез һава температурасы 45 градуска кадәр җылына, җир җылы, шуңа күрә төнлә, җиргә ятып йокласаң да, салкын түгел.
- Хаҗга баручыларның кайсыберләре изге җирләргә тагын да бара алсак иде дигән теләк белән кайта. Сез нинди уй-фикерләр белән кайттыгыз хаҗдан?
- Андагы халыкка карап, еладык та еладык. Дөньяның төрле төбәкләреннән хаҗ гамәлен үтәргә килүчеләрнең күпчелеге - яшьләр. Шаккатырлык хәл, әмма бу шулай. Дөрес, Россия бу исемлеккә керми: бездән хаҗ кылырга 60-70 яшьлек әби-бабай бара икән дип кайттык без ошбу сәфәрдән.
Гаиләсе белән килүчеләр күп. Яшь кешенең шундый изге гамәл кылуы - тормышының матур, бай, әйбәт үтүен раслаучы бер дәлил. Балаларыбызга да хаҗ гамәлен үтәрлек тәрбия бирә алсак иде дип теләдек без.
- Хаҗга барырга теләгән кешеләргә нинди киңәш бирер идегез?
- Үзеңне рухи яктан әзерләргә кирәк. Аллаһка ышансаң, авырлыклар турында уйламыйсың, авыруларыңа да игътибар бирмисең.
Киләчәктә исәнлек-саулык насыйп итүен чын күңелдән сорап, ялварып йөрисең.
***
Хаҗга Аллаһ Тәгалә бөтен гөнаһларны кичерсен, теләкләр кабул булсын, дигән өмет белән баралар. Моннан 800 ел элек яшәгән олуг галим Габдулла ибн Мөбарәк хаҗ кылган вакытта Мина тавында йоклаган һәм төшендә Аллаһ Тәгаләдән: «Йа, Раббым, быел ничә кеше хаҗ кылды?» - дип сораган. Аллаһы Тәгалә: «600 мең кеше», - дигәч, Габдулла ибн Мөбарәк: «Ничә кешенең хаҗын кабул иттең?» дип сораган. Аллаһы Тәгалә «6 кешенекен» дигән. Аллаһ Тәгалә, кылган барлык эшләребездән разый булып, хаҗ гамәлләрен кабул итсә иде.
Эчкерсез сөйләшүебезгә Васильевоның Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин нокта куйды:
- Хаҗга барып кайтучылар безгә ярдәм итсен дигән шарт куймыйбыз, әмма һәркайсыбыз җәмгыятькә файда китерә, янәшәбездә яшәүчеләргә игелек кыла торган затлар булсак иде, - диде ул.
Әлфия Зыякаева,
Әлифел Таразова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: