Намазны күңелдән укырга ярыймы? Әллә аны пышылдап укырга кирәкме?
Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җаваплары.
– Намазны күңелдән укырга ярыймы? Әллә аны пышылдап укырга тиешбезме?
– Намазны күңелдән укырга ярамый. Бу намаз дөрес булмый. Сүрәләр һәм зекерләр барысы да пышылдап әйтелергә, кимендә иреннәр селкенергә тиеш.
– Хатын-кызның намазны чалбар киеп укуы тыеламы?
– Намазда аның тәне күренмәсен, ягъни киеме сыланып тормасын, үтә күренмәле дә булмасын. Күлмәге тезгә кадәр булып, аягында капрон оек икән, бу дөрес түгел. Оекбашы тыгыз яки калын булса, рөхсәт ителә. Чалбар да сыланып тормасын, киң булсын, өстендәге кофтасы да озын булса әйбәт. Әлбәттә, бу намаз намаздан китә, әмма хатын-кыз, ирләргә охшап, чалбардан йөрергә тиеш түгел.
– Яланаяк укырга ярыймы?
– Күлмәгең тубыкка кадәр булса ярый. Оекбаш кисәң, тагын да әйбәт.
– Ирләргә баш киеме кию мәҗбүриме?
– Ул сөннәт гамәл булып тора. Кимәсәң, гөнаһ түгел, әмма сөннәт буенча кию дөрес.
Дилбәр Гарифуллина, Догалы йорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев