Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Коръәндә, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне саный башласагыз, исәбенә чыга алмассыз, диелә. Ә иң зур нигъмәт ул нәрсә?

***

– Һидаять нигъмәте, ягъни Аллаһ кушканча яшәүне аңлап, дин юлында булу. Ул безгә намаз әһелләреннән, Аны зикер итүче бәндәләреннән булырга насыйп иткән икән, бу – иң зур нигъмәт. Аллаһ байлыкны, ризыкны бөтен кешегә бирә ала. Ә һидаятьне Үзе сөйгән бәндәләренә генә бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм төнлә тәһәҗҗүд намазына баскач, Гайшә радыйаллаһу ганһә, аны жәлләп, сиңа авыр бит, дигәч, Расүлебез аңа, Аллаһка рәхмәтле бәндә булмаскамыни, ди.

– Димәк, намаз укуыбыз да шөкер итү булып чыга?
– Намаз уку – Аллаһка, ә һәр намаздан соң әти-әниеңә дога кылуың – аларга шөкер итүең, чөнки Аллаһы Тәгалә Үзенә һәм әти-әниләргә шөкер итәргә кушкан. Аллаһы Тәгалә барчабызны Үзенең нигъмәтләренә шөкер итүчеләрдән кылса иде.

(Равил хәзрәт Бикбаев белән әңгәмәдән)

Дилбәр Гарифуллина, Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев