Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Йөрәгеңне ачудан, нәфрәттән, саранлыктан арындыр: бәхет рецептлары

***

  • Иман һәм игелекле эш-гамәлләр - бәхеткә ачкыч ул, аңа ия булырга тырыш.
  • Яңа белем ал, күбрәк укы, шулай гына син кайгыларыңнан арына аласың.
  • Тәүбәңне яңартып тор, ә гөнаһ кылудан саклан, чөнки ул яшәүне агулый.
  • Ешрак Коръән укы; укыганда, аның аятьләре турында уйлан, Аллаһка зикер ит.
  • Кешеләргә игелек кыл - үзеңне бәхетле тоярсың.
  • Тәвәккәл бул, тәвәккәллек шатлык һәм үз-үзеңә ышаныч бирә, бәхетле булырга ярдәм итә.
  • Йөрәгеңне ачудан, нәфрәттән, саранлыктан арындыр.
  • Бар нәрсәдә артыклыктан саклан - ризыкта, кешеләр белән аралашуда, сүздә һәм эш-гамәлләрдә. Артык йөк юлчыга авырлык кына китерә.
  • Бүгенге көн белән яшә, үткән һәм киләчәк турында уйлап, вакытыңны сарыф итмә.
  • Хезмәт һәм файдалы эшчәнлек борчу, мәшәкатьләрне оныттырыр.
  • Вакыйгалар үстерелешенең иң начар вариантына әзер бул, әгәр дә ул чынга ашса, бу синең өчен тетрәндергеч булмас.
  • Начар фикер, ниятләрдән саклан.
  • Ачуланма. Кичерергә, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек күрсәтергә өйрән, гомер кыска ул - онытма шуны.
  • Сиңа килгән шатлык китәр дип борчылма, сиңа килмәгән кайгы тәрәзәңне шакыр дип курыкма - Аллаһка өметлән.
  • Чебеннән фил ясама, авырлыкның күләмен арттырма.
  • Күкләр җиргә ишелеп төшәр дә, дөньяны зур туфан яулап алыр дип, минут саен көтмә. Бел, һәр нәрсәнең үз вакыты: син тарырга тиешле вакыйга сине урап үтмәячәк, ә ишелергә тиеш булмаган нәрсә ишелмәячәк, борчылырга сәбәп юк.
  • Гади яшәү рәвеше алып бар, артык муллыктан саклан, чөнки дөнья нигъмәтенең артыклыгы тулысынча сине биләп ала, ә тән иркәлеге җанга җәза бит ул.
  • Аллаһ Раббыбыз сиңа биргән барлык бәрәкәтне юлыңда очраган сынаулар белән чагыштыр. Шулвакыт аңларсың: синең югалтуларың түгел, ә табыш, казанышларың күбрәк бит.
  • Әгәр сиңа моңсу икән, үзеңә һәм башкаларга файда китерерлек бер хезмәт турында уйла һәм шул эшкә башың белән чум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев