Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Иман юлында

Айларның солтаны булган, гөнаһлардан арындырып Аллаһының рәхмәтенә ирештерә торган бөек Рамазан-шәриф ае да үтеп китте. Авылыбыз өстендә биш вакыт яңгырап торган азан тавышы, авылдашларыбызның йөрәгенә кереп, аларның аң шәрифләрен уйга күмә торды. Көн саен тәрәвих намазлары укылды, сәдакалар өләшенде, ифтар мәҗлесләре үткәрелде. Рамазан - ураза һәм башка гыйбадәтләрнең иң югары...


Айларның солтаны булган, гөнаһлардан арындырып Аллаһының рәхмәтенә ирештерә торган бөек Рамазан-шәриф ае да үтеп китте. Авылыбыз өстендә биш вакыт яңгырап торган азан тавышы, авылдашларыбызның йөрәгенә кереп, аларның аң шәрифләрен уйга күмә торды. Көн саен тәрәвих намазлары укылды, сәдакалар өләшенде, ифтар мәҗлесләре үткәрелде.

Рамазан - ураза һәм башка гыйбадәтләрнең иң югары дәрәҗәгә җиткән ае. Шуңа күрә бу ай - тәүбә, истигъфар, дога һәм ялвару ае. Көндезләрен ураза тоту Рамазан кичләренә аерым бер мәгънә бирә. Адәм баласының тәне һәм рухы да сафлана, иманыбыз ныгый.
Ике олуг бәйрәмебезнең берсе булган Рамазан Гаетенә авылдашларыбыз шактый күп җыелган иде. Тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, биргән сәдакаларыбызны, үткәргән ифтар мәҗлесләребезне Аллаһ Раббыбыз кабуллардан кылса иде. Һәм дә, әҗере итеп, җәннәтле итсен иде. Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйткән: «Рамазан аенда ураза тоткан кешеләргә Аллаһ җәннәттә урын билгеләр вә ахирәт көнендә шул урынны бирер»,- дигән.
Дин иреге бирелеп, мәчет-мәдрәсәләребез эшли башлауга чирек гасырга якын вакыт үтсә дә, әле авыл халкы мәчеткә аз йөри.
Соңгы 2 елда авылыбызда дини-милли гореф-гадәтләребез тернәкләнә башлады, шөкер. Бу эшләрнең башында мөхтәрәм авылдашларыбыз: Госман Нәҗипов, Фидаил Шакиров, Равил Акмалов, Фәнил Батталов тора. Ураза аеның бөтен гыйбадәтләре, гамәлләре шуларның ихтыяры, көче белән башкарылды. Аллаһ Раббыбыз аларга шушы изге юлларында нык торып, барлык изге теләкләренә ирештерсен иде.
Госман Нәҗипов мәктәпне тәмамлаганнан соң, Себергә китеп, нефть чыгаручы булып эшли. Шунда дини белем ала. Дини йолаларыбызны өйрәнә, ике тапкыр хаҗ кыла. Лаеклы ялга чыгып, авылга кайту белән авылыбызның, ягъни авылдашларыбызның бүгенгесен-киләчәген кайгыртып, үз инициативасы белән, үз хисабына, авылыбыз кырыенда күмелеп, суы киткән изгеләр чишмәсен казыды, аскы-өске корылмаларын корып, чишмәне койма белән әйләндереп алды. Шуның өстенә зират коймаларын корып, аңа керү юлларын икенче яктан ачып, зираттан авылга кадәр булган юлларны да ачтырды. Ә иң хәерлесе - авылыбызның икенче бер акыллы егете Фәнил Батталовны әзерләп, укытып, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә читтән торып уку бүлегенә укырга хәер-дога бирде. Югары әхлаклы, төпле иманлы, тыйнак, диндар милләтпәрвәр Госман хәзрәт чит өлкәләргә, Чувашстан, Мордовия, Самара, Пенза өлкәләренә барып, мәхәллә системасын өйрәнеп йөри, республикабыз, районыбыздагы алдынгы мәчетләрнең эш алымнарын өйрәнә. Ул һәр көн Аллаһ юлында.
Әлегә авылдашларыбыз арасында бердәмлек җитешмәсә дә, шушындый мөхтәрәм затларыбыз булганда, авылыбызның киләчәге өметле, иншаллаһ!
Габделбарый Галин,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны,
Күгеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев