Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Иман камиллегенә этәрүче бәйрәм

Яшел Үзән мәдрәсәсендә Гашура көнен билгеләп уздылар. Быел да әлеге чарага шәһәр мәктәпләрендә укучы балалар җыелды. Мөхәррәм аеның унынчы көнендә мөселман дөньясы Гашура көнен билгели. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Аллаһ Тәгалә җирне вә күкне Гашура көнендә бар итте. Атабыз Адәм (г.с)не һәм Анабыз Һәва (р.г.)не Гашура көнендә яралтты. Җәннәтне бу көндә...

Яшел Үзән мәдрәсәсендә Гашура көнен билгеләп уздылар. Быел да әлеге чарага шәһәр мәктәпләрендә укучы балалар җыелды.
Мөхәррәм аеның унынчы көнендә мөселман дөньясы Гашура көнен билгели. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Аллаһ Тәгалә җирне вә күкне Гашура көнендә бар итте. Атабыз Адәм (г.с)не һәм Анабыз Һәва (р.г.)не Гашура көнендә яралтты. Җәннәтне бу көндә булдырды һәм атабыз Адәмне оҗмахка кертте», - дигән. Һәм тагын: «Ибраһим (с.г.в.) Гашура көнендә тугандыр. Аллаһ Тәгалә аны Нәмрүднең утыннан Гашура көнне коткаргандыр, юлның тугрысын да Гашура көнендә күрсәткәндер», - дип тә өстәгән. Менә шулай бу көнне пәйгамбәрләр Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә дә ирешкән.
Мәдрәсәдә узган бу чарага 100дән артык кеше (80нән артык бала һәм аларның әти-әниләре) килде. Шәһәрнең 5нче, 7нче, 16нчы мәктәпләрендә укучылар, мәдрәсәгә укырга йөрүчеләр һәм башкалар бик актив катнашып, Коръән аятьләре укып, осталыкларын күрсәттеләр, яттан матур-матур шигырьләр сөйләп тә таң калдырдылар. Балаларның шулай дини чараларга битараф калмавы, сөенә-сөенә һәр бәйрәмгә ашкынып килүләре, елдан-ел Ислам нигезләренә тирәнтенрәк төшенүләре, иманлы булып үсүләре үзе бер шатлык. Әти-әниләре дә күбесен озатып килгән. Алар арасында катнашучылардан иң күбесе мөгалиммә Салисә ханым җитәкчелегендә 16нчы мәктәп укучылары булды. Җыелучылар Габделхәмит хәзрәт вәгазь-догаларын да йотлыгып тыңлады. Бу чарада һәр бала үзенең өлешен кертергә, үз белгәннәрен күрсәтергә тырышты.
Аннан соң кичә, тәм-томнардан сыгылып торган, табын артында дәвам итте. Мөселманнар оештырган һәр чараның шулай чәйләп узуы да күңелле. Табын янында яңа дуслар табарга, фикер алышырга, уртак тел табарга, киләчәккә планнар корырга да җай чыга. Бу юлы телеңне йотарлык тәмле пылауны кунакларга Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин һәм мәдрәсәдә уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рамил хәзрәт Зәйнуллин ярдәме белән пешергәннәр. Табынны Фәридә, Рәмилә, Дамира, Гөлфия, Ләлә ханымнар тырышып әзерләгән. Әлеге чараны Яшел Үзән мөслимәләре җәмгыя­те рәисе Фәрзәнә ханым Хәлиуллина һәм аның урынбасары Тәнзилә ханым Әхмәтханова оештырып, табынга татлы ризыкларын да үзләре алып килгән.
Соңыннан һәр балага иганәче - эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин ярдәме белән әзерләнгән Яңа ел бүләкләре дә тапшыр­дылар. Әнвәр әфәнденең мәдрәсәдә оештырылган чараларда катнашучыларга менә шулай бүләк әзерләве беренче тапкыр гына түгел.
Бәйрәмнән кунаклар шатланышып таралышты. Киләсе елгысына да алар хәзердән үк әзерләнә башламакчы. Чөнки Коръән аятьләрен, гарәп телен, дога-намазларны өйрәнү җиңел эш түгел ул.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев