Яңа ел алдыннан белгечләр елның нинди булачагын фаразлый башлый. Йолдызнамәгә ышанырга ярыймы?
Иман нуры

Яңа ел алдыннан белгечләр елның нинди булачагын фаразлый башлый. Йолдызнамәгә ышанырга ярыймы?

Әлеге сорауга «Иске таш» мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов җавап бирде.

Фото: ясалма интеллект

– Йолдызнамә – йолдызларның безгә тәэсир итүенә ышану дигән сүз. Язмышыбызны да Аллаһы Тәгалә язмый, ә ул яралткан йолдызлыклар билгели булып чыга. Йолдызнамәләргә ышану безнең динебездә тыелган олуг гөнаһлардан санала. Йолдыз – үзе үк мәхлүм. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә безгә: «Мин җирдә һәм күктә булган бөтен планеталарны, йолдызларны яралттым», – ди. Шуңа күрә йолдызларны Аллаһы Тәгаләдән дә өстен куярга ярамый. Йолдызнамәләрне кем язган да, кем белгән, кем тикшергән соң? Аларда язылган һәр сүз – нигезсез мәгълүмат бит.


Нет комментариев