Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Әти-әнинең бәхиллеген алмасак, имансыз китүебез бик мөмкин

Берәү җан бирә алмыйча ята икән.

Сәхәбәләр, беренче азан әйтүче Билал (р.г.), Гомәр (р.г.) дә килә. Теге: “Лә иләһә илләллаһ”, — дип әйтә алмый. Сорашалар. Намаз укыган, ураза тоткан, сәдаканы да күп итеп биргән икән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Әти-әнисе бармы?” — ди. Әтисе үлгән, әнисе исән, диләр. “Әнисе яныма килерлекме икән? Килерлек булмаса, үзем барам”, — ди. Әнисенә кеше җибәрә. Теге хатын, килүем әҗерлерәк булыр дип, Мөхәммәд (с.г.в.) янына килә.

— Улыңа берәр үпкәң бар идеме әллә? — дип сорый хатыннан.
— Бераз үпкәм бар иде шул, — ди әнисе. — Әле дә кичерә алмыйм. Һәрвакыт минекен түгел, хатынының сүзен өстен чыгарды. Хаклымы-хаксызмы үпкәләгән идем, — ди.
— Менә улың хәзер шәһадәт кәлимәсен әйтә алмый, җан бирә алмыйча газапланып ята, имансыз китүе бар. Кичер аны, — ди.

— Гафу итә алмыйм, — ди анасы. — Шулкадәр каты рәнҗетте, ахырда аерым яшәргә мәҗбүр булдым, — ди.
Шуннан Пәйгамбәребез (с.г.в.) күп итеп утын өйдертеп, ут төртә дә:
— Карап тор, улыңны хәзер утка аталар, — ди. Теге хатын:
— Утка атмагыз, чыдый алмыйм, — ди. Пәйгамбәр:
— Менә аны ризасызлыгың белән мәңгелек утка хөкем иттең, үзең 3 сәгать утта януын да күтәрә алмыйсың, — ди. Шуннан соң ана бәхиллеген бирә. Шул вакыт улы: “Лә иләһә илләллаһ Мөхәммәдүр Рәсүлүллаһ”, — дип җан бирә. Иман белән китә.Әти-әнинең бәхиллеген алмасак, имансыз китүебез бик мөмкин.

Коръәндә, башта Аллаһы Тәгаләгә, аннары Аллаһның Рәсүленә, сайлап куйган җитәкчеләрегезгә, әти-әниләрегезгә итагать итегез, диелә. Өлкәннәр артында 60-70 еллык тормыш тәҗрибәсе бар. Алар һәрнәрсәгә дөрес, аек бәя бирә ала. Әлхәмдүлилләһ, булган белемне, тәҗрибәне яшьләргә биреп, матур итеп яшәргә кирәк. Өлкәннәр яшәрә алмаса да, Аллаһ гомер бирсә, бар яшь кеше дә картаячак. Шуны һич онытырга ярамый. Картайгач, безне дә хөрмәт итсеннәр дисәк, үзебез Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисенә муафыйк булып, бүген әти-әни, әби-бабайларыбыз, өлкәннәрне хөрмәт итеп, рәхәткә тиендереп, аларның догасын алып калырлык итеп яшәргә тиешбез.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

АЛЛАҺЫМ! БИРГӘННӘРЕҢӘ МЕҢ ШӨКЕР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев