Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иң яхшы ишегалды - 2020

Конкурс белән флешмобны бутамагыз!

«Иң яхшы ишегалды» бәйгесе һәм «Чәчәкле җәннәт» флешмобының икесе – ике нәрсә булуы турында тагын бер тапкыр аңлатуны кирәк санадык.

Бәйгене инде редакциябез берничә ел рәттән уздырды һәм анда катнашучылар аның кагыйдәләре белән яхшы таныш. Шулай да искәртәбез: «Иң яхшы ишегалды»на бары тик йортның урам ягы гүзәллеге сурәтләнгән фотолар гына кабул ителә. Һәм ул быел гадиләштерелде дә әле, елдагыча өч айда төшереп җибәрәсе юк, ә бер генә дә җитә. Конкурс турында тулырак газетабызның 24нче июль санында язган идек. Нигезләмәсе белән https://zelenodolsk.tatarstan.ru/documents/reglament_doc/ex_commitee_resolutions.htm?pub_id=2416158. танышырга мөмкин.

Флешмобка килгәндә, монда чәчәк кергән теләсә никадәр фото юллый аласыз. Әмма ул, шулай ук, үзенчәлекле һәм матур булсын иде. Монда инде, аңлавыгызча, бернинди дә бүләк каралмаган, бары тик сезнең үстергән гөлләрне киң аудитория күреп соклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев