Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Зиратыбызга тел-теш тидерерлек түгел

Үткәнгә мылтыктан атсаң, киләчәктән туптан атарлар дигән бик үткен әйтем бар. Моны зиратларда йөргәндә аеруча тирән аңлыйсың. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә «Каберләрне зиярат итегез, чөнки каберләрне күреп тору үлемне хәтерләтер», - дигән. Зиратның мәгънәсе дә күрешүне аңлата. Ата-бабаларыбызның рухлары белән күрешә торган урынга кадер-хөрмәт күрсәтмибез икән, безнең кадерне кем белер?! Үткәннәрне...

Үткәнгә мылтыктан атсаң, киләчәктән туптан атарлар дигән бик үткен әйтем бар. Моны зиратларда йөргәндә аеруча тирән аңлыйсың. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә «Каберләрне зиярат итегез, чөнки каберләрне күреп тору үлемне хәтерләтер», - дигән. Зиратның мәгънәсе дә күрешүне аңлата. Ата-бабаларыбызның рухлары белән күрешә торган урынга кадер-хөрмәт күрсәтмибез икән, безнең кадерне кем белер?! Үткәннәрне барлау, туганлык багланышларын ныгыту, мәрхүмнәрне кадерләү, яшьләргә үрнәк күрсәтү ул - мәңгелек йортны тәртиптә тоту.
Каберлектә йөргәндә шул күзгә ташлана: борынгы кабер ташлары аз, булганнарының да күбесе узган гасырның урталарыннан гына куела башлаган. Илленче елларга кадәр ачлы-туклы яшәгән авыл халкының матди мөмкинлеге булмаган, күрәсең. Фанилыкны да, бакыйлыкны да тигез кайгыртырга кирәк шул. Моннан берничә ел элек төп зиратыбызның бөтен тирә-юнен әйләндереп киртә тотылды. Тимер баганалар колхозы рәисе булып эшләгән Рөстәм Нуруллин тырышлыгы аркасында булды. Ә эшләтүчеләр - Рәшит Садыйков белән Гөлсинә Сәлахиева иде.
Хәзер зиратыбызга тел-теш тидерерлек түгел, Аллаһка шөкер. Башлап йөрүчеләр булгач, барысын да башкарып чыгып була шул. Мулла Иле авыл җирлегендә эшләүче Хәмзә Солтанович Идиатуллин машина-трактор белән булышты, Рузәлия Хөсәенова да халык белән уртак тел табып эшләтергә тырыша. Башта халыктан киртә баганалары һәм башка кирәк-яраклар өчен акча җыйдылар. Аллаһы Тәгаләне бар дип белүчеләрнең барысы да, ишеткәннәрдән хәтта читтә яшәүчеләр дә булышты. Зират тирәләре чистартылды, киртә-баганаларның эче-тышы буялды. Зиратыбыз зур да, төзек тә, матур да булачак. Кирәк-яракларны куяр өчен, әле бер сарай эшләп яталар.
Хәзерге киртәләрне эшләүчеләр Госман Минһаҗев, Госман Фәхретдинов, Камил Зәйнуллин, Фәрит Зиннәтуллин, Әлфрет Гыйләҗев чын күңелен биреп эшләде.
Тагын бер мөһим нәрсәне язмый кала алмыйм. Шушы зиратыбыздан ерак түгел тагын бер зиратыбыз бар әле безнең. Аны бик борынгы зират, диләр. Ул кыр уртасында. Бер елны үз күзләрем белән күрдем, каберләр өстенә ашлама аударып киткәннәр иде. Кадерсезләмәскә иде аны алай: зират әйләнәсе юкә яки каен агачлары утыртып чыгарга иде.
Гөлфирә Маннапова.
Зур Өтәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250