Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Язлар яши сезнең күңелдә!

«Һәр җирдә бер хикмәт көтә, Бүген гади көн түгел. Бүген өлкәннәр бәйрәме - Шуңа шатлана күңел. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле өлкәннәребез: кадерле әбиләребез, апаларыбыз, чал чәчле дәү әниләребез! Бәйрәм белән котлый бүген, сезне...

«Һәр җирдә бер хикмәт көтә,
Бүген гади көн түгел.
Бүген өлкәннәр бәйрәме -
Шуңа шатлана күңел.
Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле өлкәннәребез: кадерле әбиләребез, апаларыбыз, чал чәчле дәү әниләребез! Бәйрәм белән котлый бүген, сезне ул һәм кызларыгыз, яшәгез сез мәңге яшь булып, туган йортыгызда ямь булып!» - әнә шундый күңелгә ятышлы, матур теләкләр белән башланып китте 1 октябрь көнне Тургенев урамында урнашкан татар милли китапханәсендә «Өлкәннәрнең күңеле бәллүр сыман, күз карасы кебек саклагыз!» дип исемләнгән ял кичәсе. Китапханәче кызлар Римма Әхмәтханова һәм Венера Сафинаның кичәгә ныклап әзерләнгәннәре уку залына керүгә үк күренеп тора. Алар кичәгә күргәзмә дә ясап куйганнар, анда матур-матур сүзләр язылган: «Язлар яши сезнең күңелдә», «Күңел җылысын - йөрәктән-йөрәккә», «Өйрәнсеннәр яшьләр, сезгә карап, сокланырлык тормыш корырга». Ял кичәсе ике өлештән торды. Китапханәче кызлар кичәгә махсус сценарий язганнар: безне бәйрәм белән котлап, шигырьләр сөйләделәр, изге теләкләр теләделәр, «Мәңгегә яратырга», «Китмим әле яшьлегемнән», «Моңлану», «Кышкы чия» дигән җырлар җырладылар, алар безне яшьлек елларына алып кайтты.Ф.Шәфигуллинның «Хәерле сәгатьтә, кодагый!» дигән скетчын шундый оста итеп башкарулары таң калдырды, күңелләребез тагында күтәрелеп китте. Кичә барышында китапханәче ханымнар безгә кызыклы сораулар бирделәр: «Беренче мәхәббәтегез турында сөйләгез әле?», «Балачактагы иң зур хыялыгыз?», «Яратып укыган китабыгыз?» һ.б. Кичәдә катнашучы өлкәннәр үзләренең беренче мәхәббәтләре, яшьлек хатирәләре турында күңелле итеп сөйләделәр. Мәдинә ханым белән Флера ханымның, беренче мәхәббәтләре белән гаилә корып, бүгенге көндә дә тату, үрнәк гаилә булып яшәүләре мәгълүм булды безгә.
Китапханәче Римма һәм Венера өлкәннәргә чәй табыны да әзерләгәннәр.
Кичәнең икенче өлеше чәй табыны янында дәвам итте. Нинди генә нигъмәтләр юк монда: чәкчәк дисеңме, вак бәлешме. Тәмле бәлешләрне өйдә пешереп алып килгән уңган китапханәче кызларыбыз, ашаганда телеңне йотарлык. Безнең татар халкы гомер-гомер кунакка күчтәнәчсез йөрмәгән. Бүгенге кичәгә өлкәннәр дә күчтәнәч итеп, тәмле-тәмле ризыклар алып килгәннәр. Кайнар бәрәңге белән салатлар ашаганнан соң, тәмле чәй эчеп, узган яшьлек елларындагы күңелле вакыйгаларны искә төшереп, күңелле итеп гәпләшеп утырдык. Күңелләребезгә никадәр рухи байлык алдык без бу кичәдән!
Суфия Хәлилова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев