Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

«Ярый әле Дания бар дөньяда»

Кешеләрне дәвалаучыларны бик борынгыдан ихтирам иткәннәр. Аларга бер илаһи зат итеп караганнар. Мулла Иле фельдшер-акушерлык пункты мөдире, югары категорияле белгеч Дания Нуруллина авылдашлары өчен, чыннан да, илаһи затка тиң. Ул менә 35 ел инде, сайлаган һөнәренә тугры калып, сәламәтлек саклау тармагында фидакарь хезмәт итә. Авыру кеше күзенә ак-кара күренми. Ул...

Кешеләрне дәвалаучыларны бик борынгыдан ихтирам иткәннәр. Аларга бер илаһи зат итеп караганнар.
Мулла Иле фельдшер-акушерлык пункты мөдире, югары категорияле белгеч Дания Нуруллина авылдашлары өчен, чыннан да, илаһи затка тиң. Ул менә 35 ел инде, сайлаган һөнәренә тугры калып, сәламәтлек саклау тармагында фидакарь хезмәт итә.
Авыру кеше күзенә ак-кара күренми. Ул шәфкать иясеннән бары бер нәрсә - тиз һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне көтә. Нәкъ бу очракта Дания Нуруллинаның һәрчак ярдәмгә килергә әзерлеген беләләр. Аның кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәте, яхшы белеме авыру күңелендә сүнеп барган өмет чаткысын уята. Көн саен авыруларның өенә барып хәлен белә. Уколлар ясап, аякка бастыра.
Ул җитәкчелек иткән авыл фельдшер-акушерлык пунктында беркайчан да җанлылык сүрелми. Берәүләр кан басымын үлчәтсә, икенчеләре белешмә яздыра, өченчеләре балаларына прививка ясата һәм башка бик күп беренче медицина ярдәме күрсәтелә. Чакырсалар, Зур Өтәк авылына да, Албаба тимер юл станциясенә дә ат чанасында да, җәяүләп тә чыгып китәргә туры килә аңа. Минем эшем түгел, дими. Беркайчан да зарланмый, эшен яратып башкара.
- Ярый әле Дания бар дөньяда! - дигән сүзне күп ишетергә туры килә. Кешеләрне ихлас хөрмәт итүе, ярдәмгә ашыгуы, үз эшен югары һөнәри дәрәҗәдә башкаруы белән ул халыкның ихтирамын яулады.
Мулла Иле фельдшер-акушерлык пункты күп еллар дәвамында районда алдынгы тәҗрибә уртаклашу базасы да булып тора. Дания Рәхим кызы район фельдшерлар советының актив әгъзасы.
Намуслы, гадел. Тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкара. Күп күрсәткечләр буенча аның эшчәнлеге үрнәк итеп куела. Бүгенге көндә Дания Рәхим кызы барлык нормаларга җавап бирерлек яңа медпунк төзү турындагы сорауны күтәреп чыга. Өметегез аклансын иде.
Дания Рәхим кызының хезмәтенә даими Мактау грамоталары бирелсә дә, дәүләт бүләге белән бүләкләнмәгән. аның өчен ул мөһим дә түгел. Бар гомерен кешеләр саулыгына биргән авыл табибына иң зур бәя - халыкның рәхмәте һәм ышанычы.
Ак халатлы ханым авыруларга тиешле ярдәм күрсәтә алуына сөенә.
Төн урталарында авырулар янына чыгып киткән очраклар да бик күп, эштән соңлап кайткан вакытлар да була. Андый чакта яныңда сине аңлаучы, таянырдай кешең булу эш нәтиҗәсенә дә уңай тәэсир итә. Ире Ринат Хәлил улы беркайчан да караңгы чырай күрсәтми. Бик кирәк чакта авыруны үз машинасына утыртып дәваханәгә алып китә.
Хезмәтендә үрнәк Дания Рәхим кызы өйдә тырыш хуҗабикә, балалар өчен өзелеп торучы әни дә. Күптән түгел генә дөньяга килгән оныкка - Исмаилгә җан атып торган дәү әни дә.
Тиздән Дания Нуруллина түгәрәк гомер бәйрәме җитә. Язмышның ачы сынауларына бирешмичә, киртәләр аша үтеп, алдагы көннәрдә дә авылдашларының хөрмәтен, балаларының һәм оныкларының йөрәк җылысын тоеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Барлык авылдашлар исеменнән зур рәхмәт Сезгә! Сау-сәламәт булыгыз.
Гөлфинә Канакова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев